Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:
- Таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм әйткән: "Таң алдыннан сәхәр ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар" (Бохари);
- Авыз ачуны соңга калдырмау;
- Изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;
- Изге Коръәнне уку, зикер һәм салават әйтү. Җәбраил, галәйһиссәләм, Рамазан аеның һәр төнендә пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үә сәлләм белән очрашып, аның белән бергә Коръән укыган" (Бохари, Мөслим).
Нет комментариев