Ураза гаете көнендә республика мәчетләрендә бәйрәм намазларының кайчан укылачагы билгеле булды
Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә - бәйрәм намазы, 04.05. - хөтбә. "Татарстан - яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры...
Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак. Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30да укый башлый, 04.00дә - бәйрәм намазы, 04.05. - хөтбә. "Татарстан - яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак, дип хәбәр итәләр мөфтияттән. Шунысын истә тотарга кирәк: республиканың башка мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укылачак. Мәсәлән, ул көнне Казанда кояш иртәнге сәгать өч туларга бер минутта (02.59) чыга. Димәк, бәйрәм намазы 03.29 минутта укыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев