Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урамнар якты, юллар яхшы, су бар

Авыл җирлекләрендә узган җыеннарда халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрә. Соңгы елларда сораулар бермә-бер кимеде.

Олы Чакмак, Мәлләтамак һәм Түбән Табын авыл җирлекләре – өчесе дә район үзәгенә якын урнашкан. Халыкның тормыш-көнкүреше дә охшаш. 
Олы Чакмак авыл җирлегендә 143 хуҗалыкта 477 кеше яши. Шуларның 227се – эш яшендәгеләр. Җирлектә биш эшмәкәр теркәлгән. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелүче кредиттан файдаланып, мөгезле эре терлек үрчетүчеләр, каз-үрдәк үстерүчеләр бар. 
“Су белән тәэмин итүдә проблемалар юк, чөнки һәркемнең ихатасында коесы бар”, – ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин. Урамнарны яктырту мәсьәләсе дә чишелеш тапкан. ДРЛ лампаларын быел заманча яктырткычларга алыштырганнар. Нәтиҗәдә урамнар яктырган, чыгымнар бермә-бер кимегән. Юлларга гравий җәелгән. Бу эшләр нигездә үзара салым хисабына башкарылган. Моннан тыш үзара салым акчасы юлларны карап тоту, авылны төзекләндерү өчен тотылган.
Авылда халык нигездә терлекчелек белән көн күрә. Авылда 325 мөгезле эре терлек бар, шуларның 177се – савым сыерлары. (Чагыштыру өчен: 2018 елда мөгезле эре терлекләр саны 330 булган, 2019 елда – 306.) Җыенда халык күтәргән төп мәсьәлә дә шуңа бәйле иде. Авыл халкыннан җыелган сөтнең һәр литрына Фаит Шәймурзин 15 сумнан түләгән. Ә халыкның кыйммәткәрәк сатасы килә. Күрше Азнакай районыннан сөт җыючы чакыруларының да сәбәбе – шул. “Сөтнең хуҗасы – сез. Кемгә телисез, шуңа тапшырыгыз!” – диде район башлыгы. 
Мәлләтамак авыл җирлегендә 282 хуҗалыкта 636 кеше яши. Җирлектә проблемалар үзара салым акчасына хәл ителә. Юллар ремонтлана, хуҗасыз ихаталарга койма коела. Быел зиратларга юл ясаганнар. Урамнарны яктырту һәм су белән тәэмин итүдә проблемалар юк. Халык санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсен кузгатты. Аңлашыла: авыл халкы җирлектә чисталык һәм тәртип булуын тели. Тик авылда чүплек ясаучы да халык үзе бит. Район башлыгы шушы фикерне ассызыклады һәм тиресне аерым җыярга тәкъдим итте. Хуҗасыз йортлар мәсьәләсе дә күтәрелде. Чүп баскан әлеге йортлар авылны бизәми. Җыенда катнашучылар төлкеләр һәм хуҗасыз этләр мәсьәләсенә дә тукталды.
Түбән Табын авыл җирлегендә 339 хуҗалыкта 866 кеше яши. Биш шәхси эшмәкәр теркәлгән. Узган ел (523 мөгезле эре терлек) белән чагыштырганда маллар саны арткан – 584 баш, шуларның 270е – савым сыерлар. Юллар торышы, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту буенча проблемалар юк. Үзара салым хисабына өч зиратта карт агачлар киселгән, Тугашта һәм Тегермәнлектә зират коймасы тотылган. “Шушы көннәрдә бу эш Тамьянда да башкарылчак”, – диде җирлек башлыгы Рөстәм Кыяметдинов. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Түбән Табында һәйкәл территориясе төзекләндерелгән. Тугашта һәм Түбән Табында мәчет территориясендә машина кую урыннары ясалган. Парковкалар Югары Табында да ясалачак. Хуҗасыз ихаталарга койма коюны үзара салым хисабына башкаралар. Халык зиратны чистарту мәсьәләсен күтәрде. Моның өчен чапкыч алырга кирәк, дигән фикер дә яңгырады. Халыктан җыелган сөткә түләү мәсьәләсе Мәлләтамакта да баш калкытты. Җир пайлары өчен түләүне арттыруны сораучылар булды. “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Рәдиф Габидинов әлеге мәсьәләнең пайчылар җыелышында каралачагын әйтте. Зур авыл хуҗалыгы машиналарының авыл урамнарына зыян салуын да искәртте авыл халкы. Техникага да чара күреләчәк. Мөслим мәктәпләренә йөреп укучы балаларга гимназиядә һәм автобусларда урын җитми икән. “Авылда мәктәп булган килеш нигә балаларны Мөслимгә йөртеп укытырга кирәк?!” – диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев