Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урабыз, җыябыз, кышка әзерләнәбез

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре темп алып килә. "Туган як" агрофирмасы кырларында бөртекле культуралар чәчелгән мәйданның 15 процентында - 1550 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. 1206 гектарда арыш, 304 гектарда көзге бодай суктырылган. Арышның гектар биреме - 23 цетнер, көзге бодай һәр гектардан 27,7 цетнер уңыш белән куандыра. Муллык булып, икмәк...

Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре темп алып килә. "Туган як" агрофирмасы кырларында бөртекле культуралар чәчелгән мәйданның 15 процентында - 1550 гектар мәйданда игеннәр җыеп алынган. 1206 гектарда арыш, 304 гектарда көзге бодай суктырылган. Арышның гектар биреме - 23 цетнер, көзге бодай һәр гектардан 27,7 цетнер уңыш белән куандыра.

Муллык булып, икмәк килә

Ашлык кабул итү предприятиесенә урак башыннан 670 тонна арыш һәм көзге бодай кабул ителгән. Шуның 300 тоннасы "Органик Групп" Ык" һәм "Органик "Урожай" агрофирмасы кырларыннан китерелгән. Ә калганы - Минзәлә районының "Чулман" һәм "Минзәлә агрофирмаларыннан. Оешмада эш ике сменада оештырылган, барлык төр техника дп кешеләр белән тэмин ителгән, киптерү җайланмалары тәүлек дәвамында эшли.

Кышка әзерләнәбез

Урып-җыю белән бергә терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Бу көннәрдә печән әзерләү, сенаж салу, яфрак азык туплау бара. Район буенча һәр шартлы терлеккә 15,2 центнер азык берәмлеге әзерләнде. "Туган як" агрофирмасында бу күрсәткеч - 17,7, "Ык" та 15,9 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев