Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышлы укытучының укучылары да уңышка ирешә

Химия һәм биология укытучыларының район методик берләшмәсе үз эшчәнлеген әлеге фәннәрдән белем бирүнең эчтәлеген яңарту, модернизацияләү шартларында тормышка ашыра. Төп максат – гомуми белем бирүнең яңа сыйфатына ирешү.

Заманча укытучы ул – үз һөнәренең остасы, ул яңалык яклы, ул – уңышлы укытучы. Уңышның нигезен формалашкан һөнәри методик осталык тәшкил итә. Химия, биология укытучыларының район методик берләшмәсенең эше “ФГОСны кертү шартларында педагогның һөнәри компетенциясен үстерү” бердәм методик темасын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. 
Районда химия һәм биологияне 21 педагог укыта. Барысы да – югары белемле. Район үзәгендә эшләүче алты укытучы – югары категорияле, 13 педагог беренче категориягә ия.
Эш барышында “Яшь педагог мәктәбе”, “Химия һәм биология дәресләрендә укыту-тикшерү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү”, “Остазлык мәктәбе” проектлары тормышка ашырыла. Ел дәвамында муниципаль дәрәҗәдә һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә региональ дәрәҗәдә методик семинарлар, түгәрәк өстәлләр, семинар-практикумнар үтә. Ел саен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белән берлектә укучыларның “Экокалейдоскоп” фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. Ачык дәресләр, чыгышлар, мастер-класслар методик аппаратның камилләшүенә китерә.
Педагогларыбыз “Ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсында актив катнаша һәм муниципаль, зональ, региональ дәрәҗәләрдә җиңүгә ирешә, призлы урыннар яулый. Быел Мөслим лицееның биология укытучысы Алинә Мәрданшина муниципаль этапның “Дебют” номинациясендә җиңде. Былтыр химия укытучысы Рушания Хафаева Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында призлы урын алды, региональ этабында җиңүче булды. 
Ел саен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик эшчәнлектәге казанышлар өчен иң яхшы укытучыларга премия бирү буенча конкурс үткәрә. Мин дә республиканың иң яхшы 25 укытучысы рейтингында сигезенче урынны алып торуым белән горурланам.
Олимпиада хәрәкәте сыйфаты – системалы эш күрсәткечләренең берсе. Быел “Путь к олимпу” республика олимпиадасының йомгаклау этабында химиядән гимназия укучысы Ш.Баянов (укытучысы – В.Семенова), лицейдан Г.Ханова, А.Әминова (укытучылары – Р.Хафаева) призер булды. Гимназиядә И.Бариева, А.Ханнанова, С.Галиева (укытучылары – Л.Бариева) биологиядән – Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призерлары, өч ел рәттән Д.Зиязова (укытучысы – Л.Бариева) җиңүче булды.
Биологиядән һәм химиядән БДИ нәтиҗәләре буенча безнең район – республикада лидерлар сафында. Биологиядән район буенча уртача балл – 75,5 (республика буенча – 56,71), химиядән – 76,70 (республика буенча – 61,57). Гимназиянең, лицейның чыгарылыш сыйныф укучылары (укытучылар – В.Семенова, Р.Хафаева) – химиядән, гимназия укучылары (укытучы Л.Бариева) биологиядән югары баллар җыйды. Гимназиядән Шамил Баянов (укытучылары – В.Семенова һәм Л.Бариева) биологиядән һәм химиядән 100әр балл җыеп, БДИ нәтиҗәләре буенча республикада 200 балл җыйган 14 укучы сафына керде.
Рушания Хафаева һәм мин химия белән биологиядән БДИның киңәйтелгән өлешен тикшерү буенча экспертлар булып торабыз, республика фән комиссиясе составына керәбез. Бу эшчәнлек укытучыларның гына түгел, методик берләшмәнең дә үсешенә этәрә.
Максатчан, планлы нигездәге эш нәтиҗәсендә методик берләшмәбез районда иң яхшылардан исәпләнә. Укытучының һөнәри осталыгын үстерүе укучыларны мөстәкыйль уйларга, эшләргә, киләчәген планлаштырырга, өстеңә җаваплылык алырга ярдәм итә. Һөнәрендә югары осталыкка ирешкән укытучы ул – уңышлы укытучы. Аның укучылары да, һичшиксез, уңышка ирешәчәк.
Ләйсән Бариева, химия һәм биология укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.

Фото - Л. Бариеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев