Мөслимгә универсаль күчмә ветеринария пункты кайтты
Яңалыклар

Мөслимгә универсаль күчмә ветеринария пункты кайтты

Быел район ветеринария берләшмәсенә республика бюджеты хисабына “УАЗ” машинасы базасында яңа универсаль күчмә ветеринария пункты кайтты.

Быел район ветеринария берләшмәсенә республика бюджеты хисабына “УАЗ” машинасы базасында яңа универсаль күчмә ветеринария пункты кайтты. Аның ярдәмендә мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү, чистарту, ясалма орлыкландыру, вак йорт хайваннарына оператив чаралар үткәрү каралган. Күчмә ветеринария пунктында дезинфекция, дезинсекция ясау җайланмасы да бар. Ветеринарлар, чакыру нигезендә килеп, шәхси хуҗалык малларына да хезмәт күрсәтә. Мал табиблары бу көннәрдә “Туган як” агрофирмасында терлекләрнең тоякларын кисү белән мәшгуль.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


ветеринария

Нет комментариев