Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсаль, димәк, сиңа да, миңа да шөгыль бар!

"Зарыгып көттек", дигән сүзтезмә соңгы елларда безнең көнкүреш өчен үзенең актуальлеген югалта бара,ахры. Бу очракта яңа төзелгән объектларны күз алдында тотуым. Хәтерлисезме, ел ярымда файдалануга тапшырылырга тиешле спорт корылмасы, алты ай дигәндә төзелеп бетеп, ишекләрен ачты. Универсаль спорт залы, дип аталды ул. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе үз режимында эшли торды. Яңа бина ачылганнан соң, балалар белән шунда күченде. Бүген монда берүк вакытта берничә төрле дәрес алып бару мөмкинлеге бар. Балаларны яшьләре буенча төркемнәргә бүлеп, мәктәптәге дәресләрдән соң көрәш, волейбол, баскетбол, кул көрәше, бадминтон белән шөгыльләнәләр.
Районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылу үз нәтиҗәсен инде күрсәтә.Бүген Россия чемпионы исемен йөртүче Ринат Сафиуллин (билбау көрәше), Айнур Җәлилов (бадминтон буенча спорт мастерлыгына кандидат), Бөтенрәсәй мини-футбол турниры чемпионы - "Мирас" футбол командасы белән хаклы горурланабыз. Татарстан беренчелегендә грек-рим, билбау, бадминтон, хоккей, волейбол, көрәш кебек ярышларда да мөслимлеләр призерлар һәм чемпионнар булдылар. Педагог-тренерлар Илдар Мадьяров,Илназ Кашапов, Ленар Садретдинов, Ларис Бариев, Инсаф Ханов, Айнур Казанбаев, Гөлназ Гиздуллина, Айдар Хафизов, Раил Шакирьянов, Илгиз Сафеев, Мискать Миннегалиев, Илдар Сәетгалиев, Альберт Шәймухаметов егет-кызларның осталыгын арттыру өчен бүген барын да эшлиләр.
- Элек мондый залларны шәһәрләрдә генә күрә идек. Узган ел Мөслимдә хыялларның чынга ашу елы булды. Укучылар да, өлкән буын мөслимлеләр дә бик теләп йөри безгә. Баскетбол дәресләрендә генә дә, өч төркемдә, 50 ләп бала шөгыльләнә. Киләчәктә спортта тагын да биегрәк үрләр яуларбыз. Мондый мөмкинлекләр белән башкача була да алмый, - ди балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илшат Фазлыев
Чыннан да, спортзал иркен, якты. Янып-пешеп шөгыльләнгәннән соң, юынып чыгу өчен, юыну бүлмәләре дә уңайлы, һәркемнең үз кием шкафы бар.
Иң мөһиме - ышаныч. Кул көрәше серләренә өйрәнүче Илнур Кәримовны тыңласагыз икән сез!?
- Татарстан беренчелегенә Чистай шәһәрендә үткән ярышта җиңдем, Түбән Новгородта уздырылган Идел буе федераль төбәк ярышларында да без пьедесталга күтәрелдек. Бүген Екатеринбург шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә җиңәргә әзерләнәм.
Һәм җиңәр дә, мондый омтылыш, спортка тартылу булганда - җиңү һичшиксез киләчәк!
Тренер Ларис Бариевның да өметләр зурдан:
- Шөгыльләнүчеләр арасында урынга дәгъвә кылырлык 6-7 укучым бар, - ди ул.
Әлбәттә, Рәсәй, Татарстан күләм җиңүләр турында бара сүз.
Бүген бөтен Мөслим спорт белән шөгыльләнә, дигән сүзләрдә хаклык юк түгел. Балаларның дәресләре бетүгә, универсаль спорт залына Мөслим егет-кызлары, өлкәннәр килә. Бертөркем егетләр янып-пешеп футбол типсәләр, сылу-нәфис булырга теләүче кызлар фитнес белән шөгыльләнә. Тренажер залда, гәүдәнең һәр өлешенә тәэсир итәргә сәләтле, спорт җайланмалары. Бирегә йөрүчеләр кул, аяк мускулларын ныгыталар, йөрәк эшчәнлегеняхшырталар, гомумән, организм сәламәт булсын өчен барын да эшлиләр.Универсаль спорт залы һәркем өчен ачык, анда һәркемгә шөгыль бар.
Гөлзәрия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев