Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңганнар Чакмакта яши

Олы Чакмактан Фәнис Гарипов талдан читән үрә.

Читән койма белән ура­тылган ишегалдында чүпрәктән ясалган әби белән бабай гәпләшә-гәпләшә чәй эчә. Бабай, күрәсең, сугыш ветераны. Медальләре дә бар. Аркылы кул пычкысы, чүлмәкләр, сиртмәле кое, ке­росин лампасы һәм башка бик күп раритет әйберләр – барысы да сугыштан соңгы елларга алып кайта.

Олы Чакмак авылында яшәүче Фәнис Гарипов тудыр­ган күренеш бу. Гаилә башлы­гы ихатасында әкият дөньясы ясаган. Кул эшләренә оста­лык Фәнис абыйга буыннар­дан күчкән.

– Әнием – Тугаш авылын­нан. Әнкәйнең олы абыйсы го­мер буе балта остасы булып, авылларда өйләр салып, мун­ча-сарайлар җиткереп йөрде. Ильяс абый талдан читәннәр, каз оялары, чабаталар үрә иде. Минем тал эшләнмәләренә тар­тылуым, кул эшләрен яратуым әнием яклап килгән сәләттер, дип уйлыйм, – ди Фәнис Гари­пов.

Фәнис абый котельныйда оператор булып эшли. Берен­че утыртма читәнне ул моннан җиде ел элек үргән. Читән үрү идеясен Фәнис абыйга әнисе тәкъдим иткән.

– “Улым, утыртма читән үреп кара әле. Ишегалдында шундый читән күрәсем килә” дигән иде әни. Тал чыбы­кларыннан читән үргәнемне сизми дә калдым. Бик матур килеп чыкты ул. Шуннан, дәртләнеп, талдан әйберләр үрә башладым, – ди Фәнис абый.

Гариповлар гаиләләре белән тырышлар, булган­нар. Тормыш иптәше Энҗе апа бәйләгән шәлъяулыклар, оекбаш-бияләйләр, кофта- камзулларның нәфислеген, матурлыгын аңлатыр өчен сүзләр җитми. Әле бит ихата­дагы мал-туарын, кош-кортын да карарга кирәк.

– Эшкә барганда Фәнис белән Энҗеләргә сугылмый калганым юк. Бу гаиләгә көн дә керәсе, аралашасы килә. Авылда нинди генә чара бул­масын, алар һәрвакыт актив. Сәнгатькә гашыйк бу парның балалары да хезмәт тәрбиясе белән үсә. Авылларыбызны шундый тынгысыз җаннар яшәтә дә инде,– ди Олы Чак­мак мәдәният йорты мөдире Тәслимә Шәймиева.

Фәнис абый бакча артын­да ял итү урыны да ясаган. Биредә тән генә түгел, җан да ял итә. Кызларының чыгары­лыш кичәсен дә үзләре ясаган беседкада үткәргән гаилә.

Фәнис абый ясаган әйберләрне авыл клубына, башка районнарга алып китеп торалар. Соңгы эше – байбак. Аны гаилә башлыгы тормыш иптәше Энҗе белән бергәләп ясаган. Кызлары Аида да әти- әнисе кебек кул эшләренә оста, рәсемнәр ясарга ярата. Өй кыегындагы рәсемнәрне мәктәп укучысы ясаган, дип берәү дә әйтмәс! Профессио­нал рәссам иҗаты, диярсең.

Фәнис абый йорттагы бер бүлмәне агач кәүсәсеннән түгәрәкләр кисеп эчләгән. Табигый чимал сәламәтлек өчен файдалы, дигән фикердә райондашыбыз. Кызлары Аида зуррак формадагы мон­дый түгәрәкләргә рәсемнәр дә төшерә. Мондый рәсем- картиналар йортның һәр бүлмәсендә диярлек урын алган. Хәтта күлмәкләргә дә алар махсус буяу ярдәмендә үзләре теләгән бизәкләрне төшерәләр.

– Читән үрер өчен чималны су буеннан алып кайтам. Бер хыялым бар – чабата үрергә өйрәнәсем килә. Кул эше җанны тынычландыру өстенә кулларга массаж да ул, – ди, елмаеп, Фәнис абый.

Менә шундый уңган кешеләр яши арабызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев