Укытучылары белән данлы Мөслимебез!
Семинарда район мәктәпләреннән 24 укучы проект яклады. Әйтергә кирәк, мондый семинар Рус Шуган мәктәбендә быел икенче мәртәбә үткәрелә.
Рус Шуган мәктәбе базасында узган семинар шулай дип аталган иде.
– 2019 елда да шундый чарада катнаштык. Ул елны семинар “Район халыклары фольклоры, мәдәнияте һәм этнографиясе” исеме астында узды. Быел исә улым “Буыннарның педагогик чылбыры”исемле проект эшен яклады, – ди Мөслим лицее китапханәчесе Эльвира Ситдыйкова.
Лицейның 6 сыйныфы укучысы Камил Ситдыйков “Буыннарның педагогик чылбыры” проекты белән икенче урынга лаек булды. Камилнең теләге – информатика укытучысы булу. Камилнең әнисе – укытучы. Аларның буыннар чылбыры 224 ел тәшкил итә!
– Педагогик чылбырның беренче буыны әбиемнең әнисеннән башлана. Ул – немец теле укытучысы Рәмзия Фәттахова. Әбием Руфия Мусина – лицей директоры, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Әнием Эльвира – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Укытучылар династиясеннән булуым белән чиксез горурланам! – ди Камил.
Семинарда катнашучылар, ике төркемгә бүленеп, үз проектларын яклады. Район мәгариф идәрәсе белгечләре, укытучылар укучыларның чыгышына гадел бәя бирде.
– Табиб ялгышса, бер кешенең гомере өзелә. Укытучы ялгышса, тулы бер буын юкка чыга. Мин – өченче буын укытучы. Бабам Афанасий Петрович, Самарада семинария тәмамлап, немец теле укыта башлый. 1933 елгы ачлык сәбәпле, бабам гаиләсе белән Мөслимгә күченеп кайтырга мәҗбүр була. Рус Шуган мәктәбендә ике атна эшләгәч, аны Мөслим мәктәбенә чакыралар. Биредә ул 24 ел немец теле укыта, – дип искә алды Павел Устеряков.
Павел Петровичның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була. Рус Шуган мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Устеряковларны районда белмәгән кеше сирәктер. Павел Устеряков Рус Шуган мәктәбендә – 39, балалар спорт мәктәбендә ике ел эшләгән.
Рус Шуган мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән данлы. 1882 елда тәүге мәртәбә ишекләрен ачкан мәктәпкә 2022 елда 140 ел тула! Истәлекле дата уңаеннан үткәрелгән семинарда мәктәп тарихы, коллектив ирешкән җиңүләр турында да мәгълүмат җиткерелде.
– 2019 елда без грант оттык – Россия Федерациясе бюджетыннан 400 мең сум акча бирелде. Бу акчага Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә “Рус авылы ишегалды” музее эшләнде. Мәктәп ишегалдындагы борынгы агач бина ремонтланды: түбә һәм тәрәзә-ишекләр яңартылды, идәннәр алыштырылды. Музей өчен экспонатларны бөтен авыл белән, бергәләп җыйдык. Бу музейны булдыруда авыл халкы зур көч куйды, – ди Петр Днепров исемендәге Рус Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.
Бүгенге көндә Рус Шуган төп мәктәбе территориясендә халыкка өч музей хезмәт күрсәтә. Аның берсе – мәктәп эчендәге музей, икенчесе – “Рус авылы ишегалды” музее һәм өченчесе– шулай ук грант средстволары хисабына булдырылган “Авылның мәгариф музее” комплексы.
Семинарда катнашучылар мәктәпнең тарихы, биредә укыткан укытучы-остазларның хезмәт юлы турында кызыксынып тыңлады. Фәнни- практик конференциядә катнашучылар Рус Шуган мәктәбе укучыларының җыр-биюләрен дә яратып тамаша кылды. Рус Шуган – халыкның 97 проценты рус милләтеннән булган авыл җирлеге. Кунакларга тәкъдим ителгән концерт номерларының рус телендә булуы – табигый хәл. Әмма мәктәп директоры конференциягә килүчеләргә үзгә бүләк әзерләгән булып чыкты. Фирдәвес Фәрхетдинов саф татарча “Кайтам әле авылыма” дигән җыр башкарды. Мәктәп директорының бар яклап та талантлы булуына шаккаттык.
Ф ә н н и - п р а к т и к конференциядә лицей һәм гимназия, Олы Чакмак, Рус Шуган, Яңа Усы, Мари Бүләр, Сал.Мухан, Баек мәктәбе укучылары актив булулары белән аерылып торды.
– Конференциядә “Минем әбием – беренче укытучым” исемле темага чыгыш ясадым. Беренче укытучы һәркемнең күңелендә кадерле кеше булып саклана. Әбием Маргарита Идиятуллина сыйныфына укырга баруым бүгенгедәй истә. Ул мине укырга-язарга гына түгел, тормыш серләренә дә өйрәтте. Акны карадан аерырга, гаделлекнең тормышта иң кирәкле сыйфат булуына төшендерде. Минеке кебек әбиләре булганнар – иң бәхетле кешеләр, – ди Мөслим гимназиясенең 9 сыйныф укучысы Сабина Идиятуллина.
Семинарда катнашучыларның һәммәсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр һәм лауреатлар район мәгариф бүлегенең һәм Рус Шуган мәктәбенең Мактау грамоталарына лаек булды.
Рус Шуган мәктәбендә гыйнвар аенда тагын бер зур чара көтелә. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган егет-кызлар форумына бүгеннән үк әзерлек эшләре бара.
Лилия Шәймиева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев