Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларга ихтыяҗ зур

85 райондашыбыз педагогик уку йортларында белем ала. Алар, җирлегебезгә эшкә кайткан очракта да, районның укытучыларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаячак.

Яңа уку елына санаулы гына көннәр калып килә. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов белән әңгәмәбез узган уку елы нәтиҗәләре һәм алда торган бурычлар турында. 
– Рафаэль Тимофеевич, иң элек узган уку елы нәтиҗәләренә тукталыйк әле. 
– Белем бирү сыйфатын бәяләүнең төп инструментларның берсе – чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе. 2020 елда дәүләт йомгаклау аттестациясенең БДИ форматында 99 чыгарылыш сыйныф укучысының 86сы катнашты. Алар ун фәннән имтихан тапшырдылар. 2019 ел белән чагыштырганда, имтихан тапшыру өчен җәмгыять белеме, тарих, инглиз теле фәннәрен сайлаучылар саны артты. Быел тарих, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән уртача балл 2019 ел күрсәткечләреннән югары. Узган ел бу фәннәр тәнкыйтькә эләккән иде. Биш фәннән (физика, информатика, химия, биология, җәмгыять белеме) имтихан бирүче балалар арасында минималь баллны җыя алмаучы укучылар да булды. Химия, инглиз теле буенча район күрсәткечләре республиканың уртача күрсәткечләреннән югарырак. 33 чыгарылыш класс укучысы БДИны югары балларга тапшырды. 
Мөслим политехника техникумын быел 34 укучы тәмамлады, шулардан 12се Казан дәүләт аграр университетына укырга керде. 2020-2021 уку елына 80 студент кабул ителәчәк. 
– Мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге ничек? 
– Белем бирү оешмаларына капиталь ремонт үткәрү программасы нигезендә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт бара. “Үсеш ноктасы” проекты кысаларында район үзәгендәге өч мәктәпкә һәм Михайловка урта мәктәбенә ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан акча бүленде. Әлеге мәктәпләрдә технология, информатика һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәре кабинетларына җиһазлар кайтарылачак. Быел Г.Тукай исемендәге Мөслим, Түбән Табын, Сал.-Мухан мәктәпләрендә дә ремонт эшләре барды. Район бюджеты, спонсорлар хисабына белем бирү учреждениеләрен җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итә. Район үзәгендәге мәктәпләр яңа парталар, физика, химия, лингофон кабинетлары, интерактив җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителде. 
– Рафаэль Тимофеевич, мәгариф учреждениеләренең кадрлар белән тәэмин ителешен ничек бәялисез? 
– Бүген мәктәпләрдә пенсия яшендәге 38 укытучы эшли. Өч елдан 49 укытучы лаеклы ялга чыгачак. Районда 35 яшькә кадәрге укытучылар саны 8 процент кына (41 кеше) тәшкил итә. Быел бер яшь белгеч “Безнең яңа укытучы” республика грантына ия булды. Яңа уку елында яшь белгечләр сафын алты укытучы-тәрбияче тулыландырачак. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан 11 бала югары педагогик уку йортларына гаризаларын тапшырды. Узган уку елында укытучы һөнәрен сайларга теләүчеләр Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән күбрәк булсалар, быел лицейдан – дүрт, гимназиядән – өч, Мөслим урта мәктәбеннән – ике һәм Күбәк, Тат.Бүләр мәктәпләреннән берешәр бала педагогик уку йортларына максатчан юллама алды. Шулардан дүрт укучы стипендиаль ярдәм күрсәтү проекты буенча педагогик белгечлекләргә бирелүче грантка лаек булды. Педагогик уку йортларында бүгенге көндә 85 укучы укый. Ләкин алар, укуларын тәмамлап, җирлегебезгә эшкә кайткан очракта да, районның педагогларга булган ихтыяҗын канәгатьләндерә алмаячак. 
– Бүген милли мәгарифкә зур игътибар бирелә. Безнең районда бу юнәлештә эш ничек оештырылган? 
– Милли мәгариф үсешен тәэмин итү – мәгариф идарәсенең төп эшчәнлек юнәлешләреннән берсе. Районда 98,71 процент укучы туган тел дип – татар телен, 1,28 процент мари телен сайлады. 13 гомуми белем бирү учреждениесендә укыту – татар телендә, бер мәктәптә башлангыч сыйныфларда мари телендә алып барыла. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең ике беренче сыйныфында укытуны татар телендә оештырдык. Мөслим районының милли мәгарифне үстерү концепциясен тормышка ашыру планы – юл картасы эшләнде һәм шуның нигезендә максатчан эш алып барыла. Туган телебезне, тарихыбызны өйрәтү, төрле милләт халыкларының дуслыгын тәэмин итү, яшь буында милли үзаң формалаштыру – милли мәгариф алдында торган әһәмиятле бурычлар. Балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, китап укырга күнектерү, яшь каләм тибрәтүчеләрне үстерү макстында “Китап корты” проекты тормышка ашырыла.

Римма Афзалова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев