Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучы – иҗади шәхес

Укучының игътибарын белем алуга юнәлтү өчен бүген укытучы үз фәнен яхшы белү өстенә җитмеш төрле һөнәр иясе дә булырга тиеш.

Укучының игътибарын белем алуга юнәлтү өчен бүген укытучы үз фәнен яхшы белү өстенә җитмеш төрле һөнәр иясе дә булырга тиеш. Һәм бу шулай да. Укытучылар арасында оста җырчылар, шигырь язучылар, чигүчеләр-тегүчеләр, агач осталары һәм башкалар бик күп. Бу районкүләм оештырылган “Иҗади шәхес” бәйгесендә дә ачык күренде.

Чара республикада дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Максаты – үзенчәлекле, талантлы шәхесләрне ачыклау, татар халкының милли, рухи байлыгын саклау, борынгы традицияләрне торгызу.

Бәйгедә катнашкан укытучылар һәм тәрбиячеләрнең һәрберсе аерым мактауга лаек. “Рухи хәзинә”, “Затлы чигеш” номинацияләрендә – кул эшләнмәләрен, “Милли хәзинә”дә халкыбызның онытылып барган кәсепләре, көнкүреш әйберләре, борынгы аш-су рецептлары һ. б. тәкъдим итүчеләрнең осталыгына жюри да, тамашачы-катнашучылар да таң калды. Гасырлар аша безнең көннәргә кадәр килеп җиткән халык моңнарын, мөнәҗәтләрен, бәетләрен саклаучы да ул – укытучы. Ә инде шигырь язу, аны сәнгатьле итеп уку телчеләргә генә хас түгел. Математика кебек төгәл фәннәр укытучылар да укучыларында нәфис сүзгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүләре белән чиксез горурлана. Нәсел тамырлары белән кызыксынучылар үзләре өчен бик күп мәгълүмат ачыклаган, күпкырлы зур хезмәт башкарган. Иң мөһиме – иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге, һөнәренә тугры булып, белгәннәрен укучыларына да өйрәтә.

Бәйге укытучыларыбызның иҗади сәләтләрен, аларның күпкырлы талантлы шәхес булуларын ачык күрсәтте. Нәтиҗәләр буенча урыннар билгеләнеп, конкурста катнашучыларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды.

 

Мөнирә Арсланова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев