Реклама
Яңалыклар
Укырга кирәк!
Соңгы елларда: “Газета озак яшәмәячәк. Яңа технологияләр чорында халык мәгълүматны интернет аша ала”, – дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Килешәм, интернет-сайтлар, социаль челтәрләр аша мәгълүмат минуты-секунды белән килеп ирешә. Тик бу вакытлы матбугат юкка чыга, дигән сүз түгел.
Россия матбугатының 300 елдан артык тарихы бар. (1703 елда “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күргән). Өлкәннәр әйткәндәй, газета Бөек Ватан сугышы елларында да эшен туктатмаган. Аңлыйм, заманча технологияләр, цифрлаштыру чоры. Берничә дистә ел элек: “Кино, театр, китаплар, газеталар – берсе дә булмаячак. Тоташ телевидение генә булачак”, – дип юрасалар да, телгә алынган сәнгать төрләре дә, газета да яши бит әле! Дөрес, бүген телеканалларның аудиторияләре кими, алар интернетка күчә. Әмма телевидение дә эшчәнлеген дәвам итә. Шул ук вакытта виртуаль дөньяда бүген социаль челтәрләр популяр. Кулланучылар кыска һәм конкрет мәгълүматка өстенлек бирә. Ягъни заман белән бергә ихтыяҗ да үзгәрә. Сайлап алу мөмкинлеге зур булу исә һәркемгә үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә. Кыскасы, электрон мәгълүмат чараларының да, басма матбугатның да үз кулланучысы бар.
2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бер көн килеп, материалларны да роботлар яза башламагае! Әмма, кыска хәбәрләрне язган очракта да, ясалма интеллект аналитик яки әдәби-публицистик текстларны колачлый алыр микән?! Миңа калса, укучыда хис-кичерешләр уятырлык текстларны, күңел төпкеленнән чыккан, тормыш тәҗрибәсе белән баетылган язмаларны адәм баласы гына иҗат итә ала! Ә тел байлыгын арттыру өчен күбрәк укырга, телне камилләштерергә кирәк.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев