Укучыларыбыз яза. Туган нигез
Мин килен булып төшкән елны, әткәйләр, туганнарының зур гына өйләрен алып, шунда күченделәр. Без төп йортта яшәп калдык. Инде үзебезнең улларыбыз исәйгәч, әткәйнең шактый еллар элек ясаган оясына язын пар сыерчык кайтып оялады.
Әй аларның чыркылдашып, килешеп яшәүләре, ояга килгән чит кошларга бергәләшеп каршы торулары! Сокланып, горурланып туя алмадык. Әбекәй (каенанамның әнисе) белән татулыкка, муллыкка, тигезлеккә юрадык сыерчыклар килүен. Улларыбыз да, гел күзәтеп, кызыксынып кына торалар. Аларга карап без куанабыз.
Көз җитеп, оя бушап калгач, ай-һай ямансу да булды соң! Югыйсә бер ни дә югалтмадык, тик нидер җитми иде күңелгә. Кабат яз җитүен сагынып көтеп алдык. Ике улым да көтә. Беркөнне тәрәзәдән ала каргаларны күреп, йөгереп килеп чыканнар да, ачылыр-ачылмас телләре белән, берсен-берсе уздырып:
– Әни, ата калгалар кайтты (ала карга инде аларча), ә бәләкәй сыеллар (сыерчыклар) кайчан кайта? – дип, күз тутырып карап торалар.
– Тагын бер оя ясатыйк инде әтигә! – дип аптыраталар.
Шунда, бабалары исләренә төшеп, тиз генә нәтиҗә дә ясый үзләре.
– Икәү киләк, икебезгә дә. Киттек бабыкайга! – дип, өй аркылы гына яшәүче бабалары янына ашыгалар.
Кышкы кар мендәрен кабартырга теләгәндәй туры итеп кояш караган бер иртәдә кайтты сыерчыклар. Үзебезнекеләр! Ихатаны, ояны барладылар. Искесе янында яңа ояларны күреп куанышалар, рәхмәт әйтергә теләгәндәй, очып бөтереләләр! Бер җиргә төшеп, бер түбә кыегына кунып сайрыйлар, оя сайлыйлар. Авызларына ни дә булса кабып, ояларына бер керәләр, бер чыгалар. Әйтерсең лә өй җыештыралар, табын әзерлиләр. Өй туе инде менә! Ниһаять, кичкә таба ояларга урнашып беттеләр, тавышлары тынып калды. Шуннан соң таң саен безне сыерчыклар сайравы уята торган булды. Әти кош, көн-таң атса, ризык ташый, әнкә сыерчык исә оя эчендә үз мәшәкате белән: йомыркаларын саклый, җылыта. Балалары чыккач, мәшәкатьләр тагын да арта...
Язгы мәшәкатьләр белән сыерчыклар бераз онытылып торды. Кыр эшләре кызган бер көнне төшке ялга кайткач, сыерчыклар чыркылдашкан тавышка карасак, оя яныннан җирән песи төшеп килә. Безне күргәч, мыекларын селкетеп, эре генә үтеп тә китте. И ачыргаланды, өзгәләнде дә соң мескен кошкайлар. Телләре булса ниләр әйтерләр, аңлатырлар иде икән?
Песине кудык кууын, тик әле генә борынлап чыккан сыерчык балалары да, чеби оясындагы сары йомшак йомгакларым да юк иде инде. Чебиләрем өчен үзәгем өзгәләнде, утырып еладым. Ә баласын җуйган сыерчыклар ничек түзде икән?!
...Ул җәйдә сыерчыкларым ояларын ташлап китмәде, үзләре генә яшәделәр. Кабат йомырка салып, бала чыгарырга вакыт узган иде инде. И моңаеп та куйдылар инде, бәгырькәйләрем! Аннан соң да берничә ел рәттән кайтты алар. Оя тирәсендә бөтерелеп, ояга кунып тын алдылар да, башка урында оя таптылар. Тик гомер иткән балалары туган нигезне ташламадылар. Чит якларга китәр алдыннан да, килеп, оя тирәсендә очып әйләнерләр иде. Шулай, кошларга да үз оялары, балалары туган “нигез” якын һәм кадерле. Туган нигезе буш калса, адәм баласы да саргая, бәгырьләре өзелә шул!
Айсән Кирамова.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев