Укучыларыбыз яза. Тәртип бозарга вакыт булмады
“Авыл утлары” газетасының 26 декабрь санында Лилия Шәймиеваның “Әгәр кулың кычытса” дигән мәкаләсен укыгач, кулга каләм алырга булдым. Анда тау шуучыларга уңайлы булсын дип, карьер янына куелган “Фиат-Дукато” автобусының тәрәзәләрен кемнәрдер ватып китү турында язылган. Бу хәл миңа бик авыр тәэсир итте.
Берничә ел элек, Элемтә авылындагы зиратка кереп, 12 каберне җимереп чыккан өчен берәүгә 150 сәгать мәҗбүри эш бирделәр. Әлеге адәм актыгына ул җәза гына аз иде. Җимергән, мәсхәрәләгән каберләрне үзенә үк рәтләттереп, ясатып куясы иде.
Балаларга бүген ата-ана тәрбиясе җитми. Тумас борын бәпләп-иркәләп бозып бетерәләр. Бакча баласының да кулында кыйммәтле телефон. Телевизор, компьютерга капланып, кирәк-кирәкмәгән нәрсәләр карап утыралар. Укуларына файда булса, бер хәл. Кайчакта балалар караган мультикларга күз салгалыйм. Анда бит тәрбия дигән бер нәрсә дә юк. Маша белән аюны гына ал: бөтерчек кадәр генә кыз кая карама әшәкелек эшләп йөри. Башкаларында – акырыш-бакырыш, сугыш-бәрелеш... Яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә өйрәтүче берни юк. Аннары бала-чага физик эш эшләми, җәяү йөрми, хәрәкәт юк. Энергиясен кая куйсын алар? Мәктәптә ике тапкыр кайнар аш ашыйлар, автобус белән йөриләр. Бик рәхәттә яшиләр, шуның да кадерен белмиләр.
Менә без укыганда Исәнсеф авылындагы җидееллык мәктәпкә Тат. Бүләрдән, Исәнсеф-Чишмәдән, Колын, Айман, Качкын авылларыннан киләләр иде. Ашарга, өскә-аякка юк, мәктәп салкын. Укырга – китап, язарга ручка, дәфтәр юк. Мондый тәртипсезлекләр булмады. Без укыганда мәктәпнең 20 пункттан торган эчке тәртип кагыйдәсе бар иде. Моны белү мәҗбүри булды. Укытучылар һәм әти-әниләрдән контроль көчле булды. Аннан соң пионер вожатые, комсомол оешмасы, учком, класс старостасы да укучыларны даими күзәтте. Тырнагы киселгәнме, чәче алынганмы, галстугын бәйләгәнме, кулъяулыгы бармы – тикшереп тордылар. Тәртипсезләрнең, начар укучыларның әти-әниләрен авыл советына, педсоветка чакырдылар. Уку өстенә киндер дә йолкыттылар. Көч җитми, куллар канап бетә иде. Җитен йолку, бәрәңге алу, башак җыю кебек эшләр дә калмады, октябрь аена кадәр басуда булдык. Мичкә ягарга утын юк. Бәләкәй арба белән утынга йөрибез. Урман каравылчысы туры килсә, арбаны алып китә. Аны Пучы базарына алып барып сата, яки тәгәрмәчен балта белән турап китә иде. Болар турында яза башласаң, озынга китәр. Шуны әйтәсем килә: тәртип бозарга вакыт булмады без үскәндә.
Автобус тәрәзәләрен ватучылар хәзер билгеледер инде. Иманым камил: аларның әти-әниләре: “Юк, минем малай түгел, ул андый түгел”, дип, балаларын яклаячак. Ә тегеләргә шул гына кирәк тә. Аннан соң газетада хокук тәртибен бозучыларның исем-фамилияләрен күрсәтмиләр. Исемен фаш итсәң, үзеннән-үзе тәртипкә килер, оялыр иде, бәлки.
Мөҗәһидан Мортазин.
Исәнсеф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев