Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Күңелле сәяхәт мизгелләре

Татар теле дәресендә укытучыбыз Сөмбел апа: “Укучылар, сез сәяхәт итәргә яратасызмы?” – дип сорады. Сәяхәтне кем яратмасын инде!..

Мин сәяхәтләрне бик яратам. Төрле эксурсияләр, сәяхәтләр кешенең үзаңын камилләштерә, башны эшләтүгә этәргеч бирә, күзаллауны үстерә.

Кышның беренче көнендә без, 5-9 сый­ныф укучылары, сыйныф җитәкчебез белән Мөслимгә район күләмендә оештырылган экскурсиягә бардык.

Мин бу көннне бик зарыгып көттем. Без – авыл малайларына шундый сәяхәт оештырсыннар әле! Безне район үзәгендә мәктәп автобусы белән Рамил абый йөртте.

Мөслимебез бик матур! Беренче тукта­лышыбыз “Батырлар йорты” музее булды. Музей хезмәткәрләре безне Бөек Ватан су­гышына кагылышлы материаллар белән белән таныштырдылар. Музейның дивар­лары да зур экранны хәтерләтә. Без сугыш чоры чынбарлыгына “кереп чумдык”. Му­зей җитәкчесе Нәзилә апа Бөек Ватан сугы­шы һәм анда катнашкан райондашларыбыз турында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Музейдан соң “Мизгел” яшьләр үзәгенә юл тоттык. Андагы апалар безне волонтёр­лар хәрәкәте белән таныштырды. Кем ул во­лонтёр? Алар нинди эш башкара? Очрашуда без шундый сорауларга җавап алдык. Шун­да ук күңелле уеннар да уйнадык. “Мизгел” яшьләр үзәге безгә бик ошады.

Киләсе тукталышыбыз Мөслим по­литехника техникумында булды. Бу уку йорты миңа аеруча ошады. Мәктәпне тәмамлаганнан соң анда төрле һөнәрләр үзләштерергә була. Укытучылар техникум буенча экскурсия дә оештырдылар. Миңа бигрәк тә автомобиль йөртергә, аны ре­монтларга өйрәтә торган кабинет ошады. Эретеп ябыштыручы һөнәрен сайлаучы­лар кабинетында үзенчәлекле җиһазлар бик күп. “Мәктәп тәмамлагач, шушы уку йортына укырга киләчәкмен”, – дидем мин апа-абыйларга.

Экскурсиянең соңгы тукталышы Җәмигъ мәчетендә булды. Ул Казанның Кол Шәриф мәчетенә охшаган. Тышкы һәм эчке бизәлеше белән мәчет күпләрне таң калдырды. Мәчет белән Рифат хәзрәт Сибгатуллин таныштырды. Хәзрәтнең теле бик бай һәм матур, аны тыңлыйсы да тыңлыйсы гына килеп торды. Ул ис­лам дине турында сөйләде, гарәп язуы үрнәкләре белән таныштырды. Миңа Җәмигъ мәчете бик ошады! Манарасы 30 метр биеклектә, мәйданы – 800 кв.метр. Мәчеттә интерактив китапханә һәм му­зей, өч уку бүлмәсе, ашханә, имам-хатыйп бүлмәсе, никах һәм балага исем кушу кебек тантаналар өчен махсус зал бар.

Бу очрашулар безнең күңелләрдә озак­ка истә калачак. Безгә шундый эчтәлекле, бай, мавыктыргыч сәяхәтне оештыручы­ларга зур рәхмәт!

Рафаэль Юмагулов, Яңа Усы мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев