Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Без дә иктек күксагызны

“Авыл утлары” газетасының 27 март санында чыккан “Үткәннән бер мизгел” сәхифәсендә Моряк Йосыповның мәкаләсен укыгач, күңелдә хатирәләрем яңарды. Ул хакта мин дә күптән язарга йөри идем. 

Безнең Исәнсеф авылында да үстерелде ул тәрбия һәм чисталык яратучы күксагыз. Ике звеноны Шәргыя апа белән Сәрмәдия апа җитәкләде, Фоат исемле агроном килде. Хатын-кызлар ничәшәр сутый эшкәрткәндер күксагызны, әйтә алмыйм. Иң авыр һәм газаплы эш иде ул. Аның әле һәр көнне орлыгын җыялар, ул “әпи-папа” кебек – җил чыкса, очып бетә. Ничәдер килограмм орлык тапшыру планы бар иде. Күксагызның рәт арасын ат белән дә яралар иде. Мин үзем – атка атланып, ә Шәрхемулла абзый сабанын тотып йөрде. Рәт арасыннан бик нык туры йөрергә кирәк иде. 
Күксагыз тамырын капчыкларга тутырып өйгә алып кайтабыз. Кичен бөтен гаилә белән балчыктан чистартабыз. Ул вакытта электр кермәгән, сукыр лампа яктысында эшләдек. Әлеге газаплы хезмәт өчен күпме хезмәт хакы түләгәннәрен әйтә алмыйм. Күксагыз игү ике елдан соң бетте. Аннан соң кукуруз утырту өчен чүлмәкләр ясау китте. Шул чүлмәкләргә кукуруз утыртып, аннан соң басуга күчерә идек. Үсентеләрне каргалар чүпләп кенә тора. Басуларга каравылчылар куялар иде. Кукуруздан соң чөгендер, бәрәңге үстерү булды. Көзләр төрлечә килгәнлектән, чөгендерен дә, бәрәңгесен дә бата-чума, салкыннарда өши-өши алган чаклар күп булды. Ничек кенә авыр булмасын, халык түзде. Ул чор кешеләре 80 яшькә кадәр гомер кичерделәр. Хәзерге буын кешеләренә, шөкерана кылып, зарланмыйча гына яшәргә язсын. 
Мөҗәһидан Мортазин. 
Исәнсеф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев