Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз иҗаты. Мин бер балаң синең, җир-анам!

Сентябрьгә кергәннән бирле туктаусыз яу­ган яңгырлардан соң, ниһаять, түземсезләнеп көткән көнем – әбиләр чуагы башланды. Ул көннәрдә мине беркем дә өйдә тотып тора ал­мый. Бар мәшәкатемне бер читкә куеп, табигать кочагына, урманга кит­тем! Кулымда – чиләгем, гөмбә җыюда исәбем.

Я Ходам! Мондый ма­турлык, мондый хо­зурлыкны кайберәүләр төшләрендә дә күрмидер. Урманда – сап-сары, чып-чын алтын көз. Җир, төрле төстәге яфраклардан үзенә матур келәм җәйгән. Ми­нем, шул хәтфә келәм өстенә чалкан ятып, таби­гатьне, агачларны, бөтен җир йөзен күзәтәсем килә. Миңа беркем дә комача­уламасын, беркем дә ми­нем уйларымны чуалтма­сын гына!

Әкрен генә җирдәге гөмбәләрне күзәтәм. Әнә озынча сабаклы бу­лып, зонтик гөмбәләре тезелгән. Бер, ике, өч... алар яшь, матур кызлар­ны хәтерләтәләр. Каршым­да – майлы гөмбәләр. Ба­лаларын үзе янына җйган ана каз кебек: уртада иң зурысы, ә тирә-ягында төрле зурлыкта вак ма­тур гөмбәләр. “Ал мине, беренче мине ал”, дигән кебек, башларын суз­ганнар. Аяк астында­гы яфрак-келәмне кыш­тырдатып, алга атлыйм. Әнә, яфраклар астына ка­чып, бер ялгызы ак гөмбә үсеп утыра. Аннан еракта та түгел мин исемнәрен дә белмәгән агулы гөмбәләр тезелешкән. Алар да бик матурлар. Нишлисең, та­бигать барысын да тигез итеп яраткан шул. Ә безгә ашар өчен агусыз гөмбәләр кирәк. Череп ауган каен кәүсәсендә өч-дүрт кенә опята да табып алдым.

Чү! Янымнан, әкрен генә шуышып, елан үтеп бара түгелме? Әйе, нәкъ үзе, мине күрмәмешкә са­лышып: “Тиеп кенә кара, мин агулы, үткер коралым­ны әзерләп куйдым, сак бул, миңа тимәсәң, мин дә сиңа зыян салмам!”– ди кебек. Ул күздән югалгач, җиңел сулап куйдым...

Ул арада баш очым­да бер бәләкәй генә кош­чык сузып-сузып җырлый башлады. Нинди кош булу­ын танымасам да. Әй мак­тадым инде үзен! Күңеле булды тегенең, китми генә янымнан – әле бер агачка, әле икенчесенә күчә-күчә рәхәтләнеп сайравын белә.

Чиләкләрем тулгач, әзрәк хәл алыйм дип, бер агач төбенә утырдым. Табигатькә чыксам, дус­ларымнан аерылып шу­лай хисләнеп йөрергә яратам мин. Гомер үтсә дә, үземне берничек тә үзгәртә алмыйм. Төрле төсләргә һәм табигать нигъмәтләренә бай бул­ган алтын көзне бигрәкләр дә яратам. Урманга барып, үземә яшәү көче, энер­гия алып кайтам. Күпме йөрсәм дә, арымыйм, туй­мыйм мин. Күкрәк кие­реп сулаулары рәхәт. Кош­ларны, табигатьне, саф һаваны, җимешләреңне, гөмбәләреңне – барысын да яратам. Урман кызы бит мин...

Фирая ИСЛАМОВА.

Азнакай-Исәнсеф-Чишмә.

Фото  - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев