Укучыларыбыз иҗаты. Имтихан
Язгы сессия башланыр¬га бик аз гына вакыт калып бара. Ә әдәбият фәненнән ми¬нем бер дә укып карамаган китаплар бар әле. Өстәлдә өелеп торган китапларның берсен кулыма алдым. Борын астыннан: “Тәк-тәк, Рафаэль Төхфәтуллин. “Йолдызым ми¬нем” дигән повесть. Кызык бит әле бу, мәхәббәт турында¬дыр инде. Шуннан башлыйм!” – дип, үз-үземә сөйләнеп, алма бакчасындагы урындыкка утырып, укый башладым:
“...Әни, нигә миңа Йолдыз дип исем куштың?” Әсәр кечкенә кызның әнә шундый соравыннан башланып китә. Кызыксынып, әсәр эченә кереп киттем. Минем дә исемем – Йолдыз! Кечкенә чакта мин дә әниемә шундый сорау бирә идем. Чөнки ул чакта исемем ничектер ят булып, нишләптер малайлар исеме кебек тоела иде. Алия, Гөлия, я Фәридә дип кушып булмадымы икән?! Әниемә үпкәләп, еш кына әнә шулай уйлый идем. Хәтердә әле, өстәл янында әниемнең җырлый- җырлый әкрен генә токмач кискәнен күзәтәм. Әниемнең җырлаганын тыңларга яратам мин. Ул бик күп җырлар белә. Аларны салмак кына, моңлы итеп җырлый. Җыр бер тынга Ык елгасы кебек шаулап ага, аннан Сәет чишмәләре кебек челтери. Әниемне тыңлаган вакытта күз алдыннан гүзәл күренешләр уза. Әнием ул көнне:
“Хәтердә ул матур айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онытылмый беренче саф мәхәббәт,
Онытылмый Агыйдел сылуы”, – дип җырлады. Аннан, туктап, миңа күз салды да:
“Үзләренең коесы бар,
Безгә кереп су ала.
Чиләген тутырып ала да,
Көлә-көлә югала.
Әй, йолдызым, йолдызым!
Йолдызым, Рушаным.
Син кергән гөл бакчасына
Керергә тырышамын!” –
дип, моңсу җырын шаян җырга алыштырды.
Мин көлеп җибәрдем.
– Әни, нигә миңа Йолдыз дип исем куштың?
– Күңелемдә, кызым, сиңа әзерләгән ике исем бар иде. Берсе – Ландыш, икенчесе – Йолдыз. Әтиеңнән: “Кайсын кушыйк икән?” – дип сорадым. Әтиең уйлап та тормый: “Йолдыз кушыйк! Ландыш чәчкәсенә теләсә кемнең буе җитә, ә йолдызга әле беркемнең дә менә алганы юк!”, – диде.
Безнең әңгәмәгә өйдән чыгып килүче әбием кушылды:
– Исемнәрне белү, аларның мәгънәләренә төшенү, һәр әйбергә яки кешегә лаеклы исемнәр кушу адәм баласының башка мәхлүклардан өстенлеген, дәрәҗәсен күрсәтә. Пәйгамбәребез сәллаллаһу галәйһи вәссәлам дә балаларга яхшы исемнәр кушуны боерган. Балага яхшы исем кушу – баланың атасы өстендәге хакы, диелгән хәдистә. Шулай, кызым, Йолдызым, – дип, әбием, буш кулы белән минем аркамнан сөеп, ишеккә юнәлде.
“Менә сиңа Алия, менә сиңа Гөлия, – дип уйладым мин шунда. – Бик җитди икән бит, уен- муен гына түгел”. Шул көннән үз исемемне ярата башладым. Хәтта, үсә төшеп, көтү каршыларга баргач, авыл хатыннары сыерларын: “Йолдыз, Йолдыз, кил, кил!” – дип чакырганда да үртәлми идем.
Мин күңелемдә матур хатирәләр уяткан китапны әниемә дә күрсәттем:
– Әни, укыганың бар идеме бу китапны?
– Укымыйча, кызым. Сиңа исем табарга ярдәм иткән китап бит инде ул. Миңа бу китапны үсмер вакытта безнең авылга активист итеп җибәрелгән абый бирде. Авыл клубында чыгыш ясый иде ул. Аны безнең өйгә урнаштырып тордылар. Ул китапны бирде дә: “Син бик яшь әле, үскәнем, укы, сиңа киләчәктә кирәк булыр ул!” – диде. Менә бит, кирәге чыккан, – дип, әнием маңгай чәчләремне төзәтте.
... Имтихан көне килеп тә җитте. Аудитория ишек төбендә группадаш кызларның борчулы, курыккан йөзләре күренә. Кызлар бик тырышып “коралланганнар”: шпаргалкаларның ниндиләрен генә ясамаганнар! Мин дә ясадым инде, ләкин алардан файдалана алмаячагымны беләм. Шпаргалкаларның бик файдалы ягы бар, әлбәттә. Беренчедән, язган әйбер истә кала, икенчедән, алар күңелне җылытып, ышаныч өстәп тора.
Менә әдәбият мөгаллиме Саҗидә апаның нәфис, төз гәүдәсе күренде. Укытучының кысылган иренен, мәрмәрдән ясалган кебек ак йөзен күргәч, кызлар тагын да курыкты. Алдан билгеләнгән чират буенча биш кыз аудиториягә кереп китте. Болар мәктәпне алтын медальгә тәмамлап килгән староста Миләүшә һәм аның дус кызлары иде.
Миләүшә – үз яшеннән зуррак күренүче бик җитди кыз. Аның йөзе беркайчан да үзгәрми, зәңгәрсу күзләреннән хәтта салкынлык бөркелгән кебек. Миләүшә кайчакта яшьтәшләренең “юләрлегенә” авыз чите белән генә елмаеп куя. Аңа ияреп йөрүче кызлар да, аңа охшарга тырышып, җитди кыяфәт ясаган була.
Без – дус кызларым Илмира һәм Ләйсән белән бергәрәк керергә сөйләштек. Илмира – җыйнак кына матур гәүдәле, озын сары толымлы кыз. Бик тырыш, максатчан ул. Бар кешене дә акылы һәм сөйкемлелеге белән тартып тора. Ә Ләйсән – шат күңелле, аралашучан, таза гәүдәле, сөйкемлелектә Илмирадан калышмый. Ләйсәннең мине гаҗәпкә калдыра торган бер сыйфаты бар – ул институтта һәммә кешене, хәтта укытучы-профессорларның шәхси тормышларына кадәр белә. Ләкин Ләйсән, Илмирадан аермалы буларак, укуга бераз ялкаурак. Аңа кешеләрнең психологиясен өйрәнү кызыклырак, күрәсең. Бүген ул безгә Саҗидәнең фаҗигале язмышы турында бәян итте:
– Саҗидә апа яшьтән үк мондый усал булмаган, кызлар. Аның ире Саҗидәнең иң якын дус хатыны белән хыянәт иткән икән. Саҗидә бик авыр кичергән бу хәлне, иреннән аерылган, хәтта йөрәк чирле булып калган.
Күңелемне мөгаллимәгә карата кызгану хисе биләп алды. Ниһаять, безгә дә чират җитте. Алдан – Илмира, бераздан мин кердем. Миңа укытучының усал очкыннар чәчеп торучы кара күзләре хәзер алай ук куркыныч булып тоелмый иде. Кызганулы карашымны сиздеме, Саҗидә апа, болай да нечкә иреннәрен кысып кына, сизелер-сизелмәс тавыш белән: “Ал!” – диде.
Мин, билетны алып, Илмира артындагы өстәлгә утырдым. Билетыма күз төшерсәм, беренче сорау – я Ходам, Рафаэль Төхфәтуллинның “Йолдызым минем” повестенда проблема куелышы. Икенче сорау – XX гасыр татар шагыйрьләре. Илмирам, чак кына борылып, күз төшерде, янәсе ничек, булдыра аласыңмы. Мин аңа сизелер- сизелмәс кенә елмайдым, дустым минем өчен шат булып, тынычлап, хәзерләнүен дәвам итте. Мин яхшы гына җавап бирдем. Саҗидә апа өстәмә сораулар биреп тормады. Зачеткага билге куйганда, ничектер җылы итеп, ирен чите белән елмаеп куйгандай итте.
Аудиториядән чыккач, кызлар, мине камап алып, сорауларын яудырдылар. Читтәрәк ике егетебезнең йокылы-уяулы гәүдәләре күренде. Аларга күпчелек мөгаллимнәр артык таләпчән түгел, чөнки бездә егетләр болай да аз, ә мәктәпләргә укытучы ир-атлар җитми. Алар сынауга да, йокылары туйгач кына, артык әзерләнми киләләр. Үз-үзләренә ышаныч аларга кайчак хыянәт итеп тә куя: егетләр билгеләрен төзәтер өчен укытучы янына кат- кат киләләр...
Дус кызларымның имтиханнан чыкканнарын көтеп алдым да, бәхет канатларында очып, туган авылым Мөслимгә юл тоттым. Бу минутларда мин иң бәхетле кеше идем!
Йолдыз Зәкиева.
Мөслим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев