Укучылар – гимназиянең алтын запасы
Мөслим гимназиясендә 492 укучы белем һәм тәрбия ала. Авыллардан 105 укучы килеп укый. Мәктәптә 44 укытучы белем һәм тәрбия бирә, шуларның 28е –югары, 14е беренче категориягә ия.
Соңгы биш елда педагогик коллектив “Гомуми белем бирү программасының планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешү шарты буларак уку һәм дәрестән тыш эшчәнлекне интеграцияләү” дигән тема өстендә эшли. – Гимназиябездә җиде методик берләшмә бар. Педагоглар барысы да методик берләшмәләр эшенә тартылды. ФГОС таләбе буларак, проект эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылды. 2-10 класслар уку елы ахырында проект якларга тиеш. Укытучыларыбыз да уку елы башында, методик темаларына туры китереп, проект эше сайлыйлар, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов. Укытучыларның да, укучыларның да җиңүләре күп. Республика һәм төбәкара фән олимпиадаларыннан 7 укучы югары нәтиҗәләр белән кайткан. Олимпиадаларда 6-9 фәннән җиңүче һәм призер булган укучыларга “Гимназиянең алтын запасы” исемле дәрәҗә бирелә икән.
– Заман куйган таләпләрнен иң әһәмиятлесе – сәламәт шәхес тәрбияләү. Спорт тәрбиясе моның нигезе булып тора. Гимназиядә дәресләрдән тыш өстәл теннисы, йөзү, милли көрәш, билбау көрәше, шахмат, баскетбол, волейбол белән шөгыльләнергә була. Әтиәниләр генә түгел, әбибабайлар да оныкларының укулары белән кызыксынып, төрле чараларда актив катнаша, – ди 8 класста укучы оныгының җыелышына килгән Илгизә Сабитова. Гимназиядә тәрбия сәгатьләре " Тормыш дәресләре” программасы нигезендә алып барыла. Тәрбия юнәлешендә “Әтиләр советы”, “Әбиләр советы” эшли. “Мөслим очкыннары” муниципаль проекты да уңышлы тормышка ашырыла. – Быелгы беренчеләрнең күбесенең әти-әнисе сәнгать өлкәсендә эшли булып чыкты. Бу безгә әти-әниләр белән берлектә җырлыбиюле проект эшчәнлеген башларга этәргеч бирде. 1в сыйныфы укучылары белән “Моңлы тамчы” җыр-бию ансамблен оештырдык. 1 класслар шулай ук “Мин – оста”, “Мин һәм спорт”, “Юл кагыйдәләрен төгәл үтим”, “Кызыклы шәхесләр белән очрашулар”, “Минем мавыгуларым” һ. б . темалар астында эшчәнлекләрен алып баралар, – ди уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Мөхәмәтҗанова. Коллективтагы педагогларның чиксез фантазиясе, эшкә иҗади якын килүе, шул ук вакытта укучыларның идеяләре эшне төрләндерергә мөмкинлек бирә. “Экологик сәгать”, “Лидерлар мәктәбе”, “Хәтер дәресе”, “Батырлык сәгате”, “Әхлак дәресе”, “Рушат дәресләре” “Шәфкатьлелек”, “Яшел Мөслим”, “Чиста Мөслим”, “Тынычлык күгәрчене” акцияләре һәм башка төрле чаралар тәрбия процессының юнәлешләре күп булу турында сөйли.
– Гимназия укучыларының белемгә омтылышы югары. Алар социаль проектларда теләп катнаша. Чөнки андый проектлар укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, кызыксынуларын арттыра. Мондый чараларда катнашкан балалар социаль тирәлектә үзләрен иркен хис итә, – ди район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. Гимназиядә укуны күпләр университетта белем алуга тиңли. Бу хактан да шулайдыр. Бик күпләрнең: “Балабыз бу мәктәптә укый алмый, булдыра алмый”, дип башка мәктәпләргә күчергәнен дә беләбез. Авыр, ләкин тормышта кирәкле күнекмәләр һәм белемнәргә таянып үзләштерелүче бу программа буенча укып, кулыңа аттестат алгансың икән, син – җиңүче дигән сүз.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев