Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Уеннан уймак чыкмасын!

Узган атнада янгын куркынычсызлыгы һәм гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗин алып барды.

Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бу – шәхси йортларда һәм оешма-предприятиеләрдә электр көчәнеше дә арта, дигән сүз. Чөнки, гадәти электр приборларыннан тыш, гирляндалар һәм чыршы бизәү өчен кулланылучы башка җайланмалар да эшли башлый. Димәк, янгын куркы­нычы да арта.

Балалар бу чорда, гадәттә, салют- фейерверклар, петардалар белән уйный башлый. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә пиротехник чаралар белән шая­ру нәтиҗәсендә кемгәдер зыян килер дип, башына да китерми. Фейервер­кларны, петардаларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә пешүчеләр дә, имгәнүчеләр дә аз түгел. Шуны күздә тотып, янгынга каршы махсус режим кертелде.

– Махсус режим 20 декабрьдән 9 гыйн­варга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 1-3 класслы пиротехника җиһазларын кул­лану тыела. Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектла­рыннан, ягулык-энергетика комплексын­нан 500 метрдан кимрәк арада куллану тыела. Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, автомобиль юллары, шәхси йортлардан һәм күпфатирлы йортлар­дан 30 метрдан да ким ераклыкта кулла­нырга ярамый, – диде Мөслим һәм Сар­ман районнары янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе урынбасары Алмаз Әфләтунов.

Кагыйдәләрне бозган өчен штраф яный. Шуның өстенә махсус режим вакы­тында штрафларның күләме арта. Граж­даннарга 2-4 мең сум штраф каралган. Вазыйфадагы затларга ул 15-30 мең сум тәшкил итә. Юридик затларга 200-400 мең сум штраф каралган.

Янгыннарның төп сәбәбе – янгын кур­кынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, пиротехника эшләнмәләрен дөрес кул­ланмау. Иминлек йөзеннән чыршыны җылыту җиһазларыннан һәм тиз янып китүчән предметлардан ераграк ур­наштырырга кирәк. Чыршы бизәгәндә шәмнәр, кәгазь уенчыклар кулланмау шарт. Гирляндаларның сертификатлыла­рын гына куллану отышлы. Йокларга ят­канда яки өйдән чыгып киткәндә гирлян­даларны, яктырткычларны сүндерергә онытмагыз! Салют һәм фейерверкларны махсус билгеләнгән урыннарда гына кул­ланырга ярый.

Шунысын да әйтергә кирәк: быел җирлегебездә, узган ел белән чагыштыр­ганда, янгыннар өч тапкыр күбрәк булган һәм ике райондашыбыз һәлак булган. 123 санлы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Альфир Гыйзетдинов ян­гынны кисәтү өчен кагыйдәләрнең төгәл үтәлүе кирәклеген искәртте.

– Ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалид­лар һәм авыр хәлдәге гаиләләр яшәүче йортларга янгын турында хәбәр итү җайланмалары кайтты. Әлегә аларның 1875е генә куелды, – диде ул һәм бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды.

Моннан тыш комиссия утырышын­да бәйрәмнәр, яллар чорында юллар­ны чистарту, су, электр энергиясе һәм зәңгәр ягулык белән өзлексез тәэмин итү турында да сүз булды. Эчке эшләр бүлегенә җәмәгать урыннарында имин­лекне тәэмин итү бурычы куелды. Оешма- предприятиеләрдә дежур тору графикла­ры да иминлек максатында эшләнә.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев