Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иминлек мөһим

Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген искә төшерделәр.

Үзәк балалар китапханәсендә балалар  өчен юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан «Җәяүле, велосипедчы, шофер» уен-викторинасы оештырылды. Китапханәче Мөслим лицееның көндезге лагере өчен балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен искә төшерде. «Светофорика», «Яшь җәяүле» һәм «Зебра" командалары «Җәяүле әлифбасы», «Кайгылы сигналлар», «Автомульти», «Юл әлифбасы», «Кроссвордия» викториналарында һәм «Игътибарлы бул!», «Җәяүлеләр үтүе», «Тимер юл», «Головоломкино» уеннарында катнашты. Командалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен һәм аларны гамәлдә куллану күнекмәләрен күрсәттеләр.

Фото – Үзәк балалар китапханәсе архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев