Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңайлыклар – халык өчен

Бу көннәрдә Мөслимдәге Кооператив һәм Авзалов урамнарындагы күпфатирлы йортлар ишегалдында зур ремонт эшләре бара. Куәтле техниканың иртәнге йокыны бүлеп эшләвенә халык башта ризасызлык белдерсә дә, күзгә күренеп барлыкка килүче төзеклеккә һәм матурлыкка сөенеп бетә алмый.

– Биредә яшәүчеләр белән башта аңлаша алмадык. Подъ­езд ишек төбенә үк куйган ма­шиналарын алып куймый­ча, кадерле вакытны әрәмгә үткәрергә туры килде. Иске асфальтны кубарып алу өчен техниканың ишегалдында иркенләп эшләве сорала. Кай­бер машина хуҗаларын эзләп, өйләренә кадәр үк керергә туры килде. Авзалов, Кооператив урамнарындагы йортлар ише­галлары өр-яңадан ясала. Пар­ковкалары да бик уңайлы була­чак, башкасы да, – диде төзелеш эшләрен алып баручы Яр Чаллы шәһәренең “Автострой” оешма­сы прорабы Юрий Бухаров.

Ремонт-төзелеш эшләре вакытында беренче чиратта юлларның торышы игътибарга алына. Асфальт начар түшәлгән урыннар кабат эшләнде. Һәр ишегалдына тротуарлар яса­ла. “Безнең ишегалды” респу­блика программасы кысала­рында Мөслимдәге берничә күпфатирлы йорт ишегалдын­да да шундый ремонт эшләре башкарылыр дип көтелә. Ләкин иң зур эшләр Авзалов урамын­дагы 1б, Кооператив урамында­гы 168, 170б йортларының ише­галларында каралган.

Биредә өч йортка бер зур парковка ясалачак. Бүген Ав­залов урамындагы 1б йорты һәм Кооператив урамындагы 168 йорт араларындагы хәзерге парковканы зурайту эшенә керештеләр. Авзалов урамын­дагы 1б йортының ишегалдына керү юлына бордюрлар куелды. Балалар өчен уен мәйданчыгы һәр йортка аерым булачак. Коо­ператив урамындагы 170б йор­тына якынрак урнаштырылга­ны Авзалов урамы 1б йорты янына күчереләчәк. Коопера­тив урамындагы йорт янына өр-яңа балалар мәйданчыгы ку­елачак. Биредә уен модульләре дә үзгә булачак.

– Әлеге ишегалларында ха­лык өчен уңайлык тудыру мак­сатында башкарылган эшләр инде ахырына якынлаша. Пар­ковкалар 92 машина сыйды­рышлы булачак. Әлеге өч йорт­та барлыгы 98 фатир исәпләнә. Урын җитмәү буенча проблема булмас дип уйлыйм. Яшел зона, брусчаткалардан түшәлгән тро­туарлар, Мөслимнең үзенә генә хас стильдәге “Г” формасында­гы яктырткычлар – һәркайсы проект барышында уйланыл­ган, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Илнар Сәйфиев.

 

Ишегалларында халыкка кер элү урыннары, декоратив эскәмияләр, кече архитектура формалары, чүп савытлары да куелачак.

Күпфатирлы йортлар ише­галдында булачак үзгәрешләр проекты интернет челтәрендә дә урын алды. Анда халык фикере һәм тәкъдимнәре дә исәпкә алынган. Электрон ва­риантын Мөслимнең рәсми сайтына кереп карарга була.

“Безнең ишегалды” ре­спублика программасы кыса­ларында гамәлгә ашырылу­чы ремонт эшләре республи­ка бюджетыннан финанслана. Әлеге программа кысаларын­да киләчәктә Мөслимдәге Ав­залов, Кооператив, Красноар­мейская, Гагарин, Тукай, Кол­хоз, Вахитов, Банк урамна­рындагы күпфатирлы йорт­лар ишегалдында да ремонт, төзекләндерү-яңарту эшләре булачак.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев