Төзелешләргә бай ел булачак
Быел да җирлегебездә күләмле төзелеш эшләре планлаштырыла. Мөслимдә 20 төр хөкүмәт программасы гамәлгә ашырылачак.
Мәгариф учреждениеләрендә башкарылачак капиталь ремонт эшләренә тукталсак, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә яңа газ котелы урнаштырылачак һәм газ челтәренә реконструкция үткәреләчәк.
Бу эшләргә 2,3 миллион сум акча каралган. Салауз-Мухан гомуми белем бирү мәктәбенә 29 миллион сумга якын капиталь ремонт керә. “Белем бирү объектларында капиталь ремонт” программасы ярдәмендә мәктәпнең түбәсен алыштыру, керү өлешен эшләү, тәрәзә- ишекләр ясау, азык блогын яңарту планлаштырыла. Олы Чакмак, Салауз-Мухан һәм Михайловка мәктәпләренең азык блоклары эшләнәчәк, яңа җиһазлар алыначак. Әлеге эшләргә 6 миллион сумнан артык акча тотылачак. Мәгариф учреждениеләрендә ремонтны май башында башларга планлаштыралар. Ремонт эшләрен тиз арада төгәлләү бурычы куелган.
– “Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы ярдәмендә Мөслимдә Вахитов урамындагы күпфатирлы 11, 13, 25нче йортларда фасад эшләнәчәк. “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” узган ел Банк урамында күпфатирлы йорт төзелешен башлады. Төзелеш эшләрен оешма җитәкчелеге быел төгәлләргә вәгъдә итә. 18 фатирлы йорттан фатирлар социаль наем буенча бирелер, дип уйлыйбыз, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рамил Мөхсинов.
“Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” быел тагын бер йорт төзелешен башларга җыена. Красноармейская урамында (“Тамчы” йөзү бассейны янәшәсендә) калкып чыгачак йорт 12 фатирны үз эченә ала. Бүгенге көндә Мөслимнең “Карлыгач” балалар бакчасы янында шулай ук йорт күтәрелеп килә. Әлеге объект ТР дәүләт торак фонды программасы буенча төзелә.
“Газ белән тәэмин итү” программасы кысаларында Мөслимнең яңа микрорайонындагы урамнарга газ кертү дәвам итәчәк. Узган ел “Аэропорт” микрорайонының өч урамына газ челтәрен проектлау эше башланган иде. Бу эшләр 2024 елда төгәлләнер дип көтелә. Быел Мөслимнең Колхоз урамында яңа газ линиясе эшләнәчәк.
“Татавтодор” филиалының Минзәлә участогы юлчылары Мөслим-Тат. Шуган юлында “Автомобиль юлларына капиталь ремонт” программасы нигезендә 5,9 километр арада асфальт түшәячәк. Узган ел әлеге юлның беренче каты эшләнде. Шулай ук Мөслим- Актаныш юлында Яңа Усы участогында 4,6 чакрым озынлыкта юлга асфальт җәеләчәк. Әлмәт-Мөслим юлындагы 1,6 километр юл аралыгы милли проект кысаларында ремонтланыр, дип планлаштырыла. Мөслимнең Фәиз Рәшитов урамына асфальт җәяю күздә тотыла. Бу эш өчен 15 миллион сум акча каралган.
– Мөслимнең Беренче, Икенче, Өченче урамнарында яшәүчеләр җәй дәвамында тузаннан интегәләр иде. Быел бу мәсьәлә хәл ителер төсле. Беренче урамына муниципаль юл фонды ярдәме белән асфальт салыныр, дип планлаштырабыз. Өстәмә финанс мөмкинлекләре булса, Икенче һәм Өченче урамнарын да асфальтлау көтелә. Бу эшкә 80 миллион сум акча юнәлтеләчәк. Алдагы елларда да асфальтсыз урамнарны афальтлау график нигезендә башкарылачак, – ди Рамил Мөхсинов.
Аэропорт микрорайонындагы Чишмә, Игенче, Алмалы, Яктылык һәм Наратлы урамнарына чуерташ түшәлер дип көтелә. Урожайная урамына керү өлешендә 3,5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылып, юл эшләнер, зиратның иске өлешенә кадәр юл ясалыр, дип планлаштырыла.
“Чиста су” программасы кысаларында, узган ел башланган эшне дәвам итеп, Вәрәшбаш чишмәсеннән Мөслимгә су китерү өчен линия эшләнәчәк. Өстәмә су трассасы мөслимлеләрне өзлексез су белән тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Бу эшләрне 2023 елда төгәлләргә планлаштыралар.
Дәүләт программалары яшьләрне дә онытмый. Узган ел “Яшьлек” спорткомплексы территориясендә “Спорт” паркының беренче чираты төзелде. Быел бу эш дәвам итәчәк. Паркның быел икенче чираты кулланылышка тапшырылачак.
“Буаларны ремонтлау” программасы ярдәмендә Иске Карамалы авылында буа һәм Ольгино буасы, гидротехник корылмалар ремонтланачак.
“Мизгел” яшьләр үзәгенә һәм Симәк авылы мәдәният йортына да капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. Хөкүмәт ярдәме белән район үзәгендә тагын 1656 урам яктырткычы куелыр, дип көтелә. Бу эш өчен дәүләттән 2,5 миллион сум акча бүленәчәк.
Лилия Шәймиева.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев