Тылсымлы гөмбә
Соңгы елларда иҗат белән шөгыльләнүче балалар кимеде. Шулай да каләм тибрәтүчеләр бөтенләй үк юк түгел әле. Газетага килгән берничә язманы сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Яшьләрдән кызыклы язмалар, мәктәп, авыл тормышы турында яңалыклар көтәбез.
Яшәгән, ди, Ләйлә исемле бер кыз.
Бик тырыш, уңган булган ул. Уңган, тырыш булса да, үги әнисе кызны яратмаган. Бер көнне үги әни, Ләйләне урманга җибәреп, аннан котылмакчы булган.
– Урманга барып, тылсымлы гөмбә алып кайт! Гөмбәсез кайтасы булма! – дигән. Үзе эченнән генә: “Тылсымлы гөмбәне каян тапсын инде ул?! Ичмасам, югалмасмы”, – дип уйлаган.
Ләйлә, бик курыкса да, кәрзин алып урманга киткән.
Җиләк ашап, кошлар сайравын тыңлап йөргәндә киселгән имән төбендә елап утыручы куян баласын очраткан.
– Ник елыйсын, куян? Ни булды? – дигән Ләйлә.
– Күбәләкләр куып йөргән идем, адаштым. Өебезгә кайта белмим. Әнием дә, туганнарым да мине югалткандыр инде.
Куян шулай дигән дә тагын да ныграк еларга тотынган.
– Елама, йомшаккай. Мин сиңа әниеңне дә, туганнарыңны да табарга булышырмын, – дип юаткан кыз куян баласын.
Ләйлә белән куян баласы сукмак буйлап киткәннәр. Матур гына аланга килеп чыккач, тамак ялгарга булганнар. Шул вакыт каршыларына ач бүре килеп чыккан. Бүре куян белән кызны күреп бик шатланган.
– Минем бик ашыйсым килә. Миңа да өлеш чыкмасмы? – дигән.
Ләйлә бүрене бик кызганган, янчыгындагы соңгы телем ипиен чыгарып, аңа биргән. Кыз бүрегә урманда нишләп йөрүе һәм куян баласы турында сөйләгән.
– Бер дә борчылма, мин сиңа тылсымлы гөмбә үскән урынны табарга өйрәтермен. Син бик мәрхәмәтле, ярдәмчел икәнсең. Менә шушы сукмак буйлап барсаң, куян баласы яшәгән өнгә килеп чыгарсың. Алар сиңа ярдәм итәр, – дигән бүре.
– Рәхмәт, бүре дус, – дигән Ләйлә.
Шулай итеп, Ләйлә белән куян баласы урман буйлап юлларын дәвам иткәннәр. Бара торгач, каршыларына баласын югалткан куян килеп чыккан. Ләйлә куянга да нишләп йөрүен сөйләп биргән.
– Бер дә борчылма, тылсымлы гөмбә үскән урынны табарга карт керпе булышыр. Менә шушы сукмак буйлап барсаң, карт керпе яшәгән өнгә килеп чыгарсың. Ул сиңа ярдәм итәр, – дигән куян.
Бара торгач, Ләйлә имән төбендә утырган карт керпене күреп алган. Карт керпенең, кәрзиненә алма тутырып, ял итеп утырган вакыты булган. Ләйлә керпегә кәрзинен өненә алып кайтырга булышкан. Аңа да үзенең нишләп йөрүен сөйләгән.
– Син бик акыллы, ярдәмчел икәнсең. Яхшылык яхшылык булып кайта. Тылсымлы гөмбә минем өнем янында үсә. Менә ул! – дигән керпе. Ләйлә бик шатланган. Рәхмәт әйтеп, өенә кайтып киткән.
Ләйлә гөмбәне үги әнисенә биргән. Үги әни, тылсымлы гөмбәне ашап, тылсымчыга әверелмәкче булган икән. Ашавын ашаган, ләкин хыялы чынга ашмаган. Ул ягымлы әнигә әйләнган. Ләйлә өчен рәхәт көннәр башланган, кыз әни назына күмелеп яши башлаган.
Яна Петрова,
Яңа Усы төп гомуми белем
бирү мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев