Тәвәккәлләргә эш карышмый
Рәшит Миңнегалиев – районда терлекчелек белән шөгыльләнүче стажлы һәм тәҗрибәле фермер. Заманында ихатасында күпләп терлек асрады.
Тәвәккәлләр
эш башлый
Дуңгызлар саны гына да 75кә җиткән иде. Аннары үгез симертүгә алынды. Аларының 20шәр башка җиткән чаклары булды. Фермерлык хәрәкәте киң колач алганнан соң, райондашыбыз, Метрәй авылындагы буш торакларны сатып алып, ит җитештерү белән шөгыльләнә башлады. Әйтүе генә җиңел. Торакларны ремонтларга, терлек сатып алырга кирәк. Сарман районыннан 700 мең сумга үгезләр алып кайта. “Янган”, бракка чыгарылган терлекләр булган икән – 24е тиз арада җан-тәслим кыла.
– Симертү маллары белән әллә ни мантып булмагач, сөтчелеккә күчәргә исәпләдем. Хуҗалыклардан савым сыерларын сатып алдым. Бүген аларның баш саны 85кә җитте, – ди Рәшит Миңнегалиев.
Бозаулары – 42, таналары – 36 баш. 40тан артык симертү үгезе исәпләнә. Гомумән алганда, өч торакта 210 баш терлеге бар фермерның. Яшь бозауларны да сатмый, бикәчләрен – савым сыеры көтүен тулыландыруга, үгез бозауларны симертүгә куя.
Грант акчасына
– яңа торак
Фермер җитештерүне киңәйтү нияте белән яши. Шул максатта үз эшен үстерергә теләүче фермерларга ярдәм итү буенча гамәлдә булган дәүләт программасында катнашып, узган ел хөкүмәт грантын откан.
– Терлек торагы төзү өчен 7 млн сумнан артык грант акчасы алдым. Үземнең 5 млн сумнан артык акча керергә тиеш иде. Бу сумма гына җитмәде, билгеле. Әлегә бөтен тапкан акча торак төзелешенә кереп бара. Төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Бүген егетләр түбә ябуны төгәлләп килә, – ди фермер.
“Нерехта” автоматлаштырылган сөт суыту җайланмасы сатып алганнар. Сөтүткәргеч тә көйләп куелган. Торакның бер башына суыткыч бүлмә дә ясарга планлаштыралар. Быелгы кышлатуны 100 баш савым сыерга исәпләнгән яңа торакта башларга уйлыйлар.
Фермер торак төзелеше белән генә чикләнмәгән. Аның янәшәсендә генә җәйге лагерь эшләнгән. Терлекләр өчен карда да төзегәннәр. Яңгырда ышыклану өчен навес ясап куйганнар. Әйтергә кирәк, кышкы чорга җитәрлек азык запасы белән керәләр. 110 тонна фураж сатып алганнар. Азык дворы да тораклар тирәсендә генә. Моннан тыш, Сал. Муханда бер склад арендалап, анда печән тутырганнар. Азык ташу һәм башка төр эшләр өчен ГАЗ-53 машинасы, МТЗ-80 тракторы, арбалары бар.
Фермер хуҗалыгында җәйге сөт муллыгы чорында көн саен 800 литрдан артык сөт җитештергәннәр. Әзер продукцияне “Фаиза” кооперативына тапшыралар. Аны җәен көнгә – ике тапкыр, кышкы айларда бер тапкыр килеп алалар. Нәсел өчен үстерелгәч, сөтне бозауларга да жәлләмиләр.
Проблемалар да булмаса
Сөтнең сату бәясе түбән булу продукция җитештерүгә киткән чыгымнарны капларга да җитми. Җәй көне сөтнең литрын 13 сум белән сатканнар. Соңгы вакытта көч-хәл белән 20 сумга күтәрелә башлаган бәя. Фермер терлек азыгын да сатып ала. Моңа кадәр күпьеллык үлән үстерү өчен арендага алган җире булса, анысыннан да колак каккан. Башка елларда печәннең төргәген 1200 сумнан сатып алсалар, быел үз техникасы белән җыеп алгач, 1 мең сумга төшкән. Фуражны килограммын 11-12 сумга юнәткәннәр. Районда сугым цехы булмау да шактый кырынлык китерә икән.
– Якын-тирәдә Минзәлә районында бар да. Терлекне анда кадәр йөртә башласаң, тагын кесәгә суга. Ә үзебезнең территориядә суеп сатсаң, 1 млн сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Шуңа күрә үгезләрне тереләй генә озатырга туры килә, – ди фермер.
Авырлыклардан курыкмый Рәшит Миңнегалиев. Көндәлек проблемаларны хәл итә-итә, җитештерүне киңәйтүне күздә тотып, алга карап эшли.
Әлфинур Ногманова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев