Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәвәккәл таш яра

- Яшьләр ялкау хәзер, җиңел эш кенә эзлиләр.
- Яшьләр авылда калмый, шәһәргә китү ягын карый.
Мондый битәрләү сүзләрен еш ишетәбез бүген. Әмма егет-кызларның барысын да бер калыпка салып карарга ярамый. Әнә Илнур Хәмәдишин, шәһәргә эшкә урнашкан җиреннән авылга кайтып, шәхси бизнесын башлап җибәргән.
Яр Чаллыда дөньяга килә ул. Аңа 4 яшьләр тирәсе булгандыр, әти-әнисе туган авыллары Баекка күчеп кайта. Илнур, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында автомеханик һөнәрен үзләштерә, читтән торып Казан социаль-юридик институтына укырга керә. Яр Чаллы шәһәрендә үз бригадасы белән төзелеш өлкәсендә эшли. Бу тармакта үзен сынаганнан соң, Баекка кайтырга ниятли. Үзе өчен бөтенләй ят булган кошчылык белән шөгыльләнү була аның максаты.
- Ул вакытта чеби һәм тавыклар үстерү белән ныклап шөгыльләнүче туганнан туган абыем Ирек Хәмәдишин да, аның партнеры Раеф абый Мортазин да, авылдашлар Илнар Закиров, Руслан Сәхипгәрәев тә төпле киңәшләрен бирделәр. Абыем Илнарның да шәхси эше бар. Савым сыерлар асрый ул. Бер торагын маллардан бушатып, миңа бирде. Шуннан китте инде эш, - ди Илнур.
Китте диюе генә ансат. Буш торакны чебиләр асрау өч бөтенләй үзгәртеп корырга кирәк. Реконструкция эшләрен үзләре башкара. Банктан 500 мең сум кредит ала. Яр Чаллыдан беренче партия чебиләрне термос "Газель" белән алып катырга уйлыйлар. Ни дисәң дә апрель ае бит, чебиләрне өшетмәскә кирәк. Тәҗрибә бармыни? Баксаң андый машинада чебиләр "яна" икән. 5 мең бройлердан 400е юлда ук "җан-тәслим кыла". Моны ишеткән фабрика җитәкчелеге икенче партияне үзләре китереп бирәләр. Ул елны 10 мең бройлер үстереп реализацияли яшь фермер. Ике елдан, тагын да киңәергә уйлап, Октябрь авылында ташландык бер торак алып ремонтлый. Бүген инде бу авылда биш торакта чебиләр үстерә ул. Моннан тыш тегермән урнаштыру, азык-төлек саклау өчен склад та алганнар. Моңа кадәр кош-кортларга әзер азыкны сатып алган булсалар, тегермән алып кайтканнан соң, аны үзләре әзерләргә уйлыйлар. Бу ит җитештерүнең үзкыйммәтен шактый киметергә ярдәм итәчәк. Чебиләрне үз вакытында сата алу да мөһим. Айлык булганнан соң да аларны асрау экономик яктан зыян гына китерә икән. Узган сезонда фермер 55 мең баш бройлер үстереп саткан.
- Реализация белән проблема юк димәс идем. Кайчакта сату вакыты җиткәндә генә көннәр суытып җибәрә. Андый вакытта кеше кош-корт алудан тыелып тора. Чебиләрне күбрәк читтән килеп алалар. Башкортостан, Самара, Казан, Лаеш, Мамадыш якларыннан ук. Алай үзебезнең йөреп саткан юк - ди фермер.
Эшлим дигән кешегә хөкүмәт тә ярдәм итеп тора. Узган ел Илнур Хәмәдишин, "Гаилә фермасы" программасы кереп, 2 млн 500 мең сум грант откан.
- Үз бизнесын башларга теләүчеләргә төрле программалар буенча дәүләт ярдәме алырга була. Авылларда әле буш тораклар да бар. Курыкмыйча тотынырга гына кирәк, - фермер.
Илнурның тормыш иптәше Алсу гаилә фермасында бухгалтер вазыйфасын башкара. Бергә тарткач, йөк тә җиңелрәк бит ул. Яшь гаилә үз нигезен булдыру турында да хыяллана: йорт салу өчен җир алганнар. Яшьләргә эшләрендә дә, шәхси тормышларында да уңышлар гына телик.
Әлфинур Ногманова.
Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев