Турист булу җиңелме?
Моннан унбиш еллар элек районда яшь туристлар станциясе эшләде. Станция белгечләре ел дәвамында укучылар белән экскурсияләр, ярышлар, төрле шәһәрләргә сәяхәтләр оештыралар, балаларны һәрьяклап үстерәләр, чыныктыралар иде.
Бүген туристлар станциясе эшләмәсә дә, традиция булып калган кышкы туризм ярышларын үткәрү һаман дәвам итә. Бу үзенчәлекле ярышны мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре оештыра. Быел да, укучылар арасында кышкы туризмны пропагандалау, иң көчле командаларны ачыклау, мәктәпләр арасындагы дуслыкны ныгыту максатында Яңа Усы авылында ярышлар уздырылды. Анда унөч мәктәп командасы катнашты.
Яшь туристларга трассаның маршруты һәм ярыш шартлары аңлатылганнан соң, һәр командадан 2 кыз һәм 2 егет унар төрле каршылыктан торган этапны үтәргә тиеш иде. Алар, кул астындагы табигый материаллардан учак тергезеп, чытырманлык аша үттеләр, юлда очраган каршылыкны узып, “баскыч”, “чыршы” дип аталган шуу алымнары белән тауга менделәр. Алдагы этапта боз аша чыгарга кирәк иде. Егет-кызлар, саклык чараларын истән чыгармыйча, бер-берсенә ярдәм итеп, үзләрен җитезлектә, чыдамлыкта сынадылар. Шулай ук топографик билгеләрне танырга, медицина сорауларына җавап бирергә дә өлгерделәр.
Командалар арасында ярышларга алдан ук ныклап әзерләнгәннәре дә, исем өчен генә килгәннәре дә бар иде. Ничек кенә булса да, укучылар барлык сынауларны үттеләр һәм финишка “югалтуларсыз” килеп җиттеләр. Бәйгедә беренче урынга Мари Бүләр мәктәбе командасы лаек булды. Икенче урында – Әмәкәй мәктәбе укучылары, өченчедә Күбәк урта мәктәбе командасы. Призлы урынны алучыларга район мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Мактау грамоталары, катнашкан һәр командага сертификат тапшырылды.
Кайчандыр сентябрь аенда, туристлар көненә туры китереп, җәяүле туризм буенча да ярышлар уза иде. Яңа уку елында шушы матур традицияне яңартып җибәрсәк, бик яхшы булыр иде, дигән уйлар белән кышкы туризм ярышларына нокта куябыз.
Наилә Сәлахова, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев