Реклама
Яңалыклар
Тукай районында юл-транспорт һәлакәтендә «Лада» юл читенә төшеп киткән
Тукай районында Иске Зирекле авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ»га Чаллыдагы үз хәбәрчесе хәбәр итте.
Hyundai машинасы шоферы Түбән Суыксу авылы ягыннан килгәндә, сулга - Иске Зирекле авылы юлына борылырга җыенган. Арттан барган «Лада» шулвакыт узып китәргә чыккан һәм машиналар бәрелешкән. Бәрелүдән «Лада» трассадан кюветка төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнеп капланган.
Авариядә «Лада» салонындагы өч кеше зыян күргән, ашыгыч ярдәм бригадасы аларны якындагы хастаханәгә алып киткән. Hyundai салонында зыян күрүче булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев