Тукай районында узган киңәшмәдә Мөслим дә макталды
Мөслимдә 8 мини-ферма төзелгән. Грант алучылар да алтау.
("Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина).
Быел Бөгелмә, Минзәлә, Менделеевск, Алабуга районнарында бер мини-ферма да төзелмәгән. Бу хакта кичә Тукай районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган зональ семинар-киңәшмәдә билгеле булды.
Бу зонага кергән Актаныш районында быел 40, Тукай районында 16, Азнакайда 12, Мөслимдә 8, Зәйдә 6, Түбән Кама белән Ютазы районнарында бишәр, Сарман, Әгерҗе, Баулы районарында өчәр мини-ферма төзелгән.
Министр әйтүенчә, Татарстанда соңгы биш елда 1850 мини-ферма төзелгән, шул исәптән 276сы быел.
"Республикада 800 дән артык авыл җирлеге бар дисәк, 270 нәрсә ул?! 500 дә әз әле. Һәр авыл җирлегендә елына, ким дигәндә, бер мини-ферма төзергә, бу эшне көчәйтергә тиешбез", - ди Марат Әхмәтов.
Ул мини-ферма төзелешенә 83 млн сум күләмендә субсидиягә гаризалар кабул ителгәнен әйтте. "Районнар мәгълүматы буенча, тагын 57 млн сумга 200 мини-ферма буенча документлар әзерләнә. Барлыгы 140 млн сумга заявкалар көтәбез", - диде.
Мөмкинлекләр якынча бертөрлерәк булып та, төрле районнарның казанышларында аерма зур. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында киңәшмәдә шул проблемага игътибар юнәлтте.
"Үсеш өчен шартлар якынча бертигез, әмма төрле районнарда ирешелгән эшләрдә аерма зуру булу борчый. Я авыл җирлекләренең үгетләве, я район-шәһәр башлыкларының таләпчәнлеге җитми. Грантлар, программалар күп, бюджеттан шактый акча бирелә. Ә Бөгелмәдә, тагын өч районда бер мини-ферма да төзелмәве борчуга сала", - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул авылда булдыклы кешеләрне эзләп табу эше җитеп бетмәвен әйтте. "Үз территориягездә актив кешеләрне табып, этәргеч бирергә кирәк", - диде.
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов крестьян-фемер хуҗалыклары өчен грант ярдәмендә катнашмаган районнарның исемлеге белән таныштырды. Менделеевск, Актаныш, Бөгелмә районнарында бер грант алучы да булмаган. Иң күп грантны быел азнакайлылар алган - 7 кеше. Тукай, Мөслим дә актив: 6 шар грант алучы.
Проектлар буенча, сыерлар баш санын 2,4 меңгә, симертү терлеген 2,8 меңгә, кошларны 1,5 млн башка арттыру ниятләнә. Өстәмә 340 эш урыны булдырылачак.
Министр соңгы елларда фермер хуҗалыклары яхшы үсеш алуын, ел саен тулай продукция күләме 15-20 процентка артуын билгеләп узды. "Соңгы елларда фермерлык юнәлеше үзгәрде. Ике ел элек терлекчелек белән һәр 15 нче фермер шөгыльләнсә, хәзер алар яртысыннан артык", - диде.
Марат Әхмәтов грант программалары ярдәмендә фермерларда терлекләрнең баш саны ике тапкыр, кошларның баш саны өч тапкыр артканын әйтте. Терлекчелек продукциясен сатудан акча кереме өч мәртәбә арткан. Быел 29 процентка күбрәк.
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев районның аграр тармакта ирешкән уңышлары турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясе күләме буенча бүген Тукай районы республикада дүртенче урында.
Алга таба киңәшмәдә сораулар яңгырады. Минзәләдән Нәсим Дәүләтов 700 гектар җирдә бәрәңге үстергәннәрен, аны җирле сәүдә челтәрләренә сатуда яодәм сорады. "Сәүдә челтәрләрендә колач җәеп каршы алып тормыйлар. Дәүләттән ярдәм булсын иде", - диде.
Римма АФзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев