Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

“Туган як” музеена сәяхәт

Мин сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернатыда укыйм. Безнен укытучы дәресләрне бик кызыклы, күңелле алып бара. Безгә тагында күбрәк мәгълүмәт бирер өчен укытучыбыз безне районыбызның төрле җирләренә сәяхәткәдә алып бара.

 

Сентябрь аенда без укытучыбыз белән Мөслим җирлегенең “Туган як музеена бардык”. Анда безне килеп кергәч тә елмаеп каршы алдылар. Аннан бүлмәләр белән таныштыра башладылар. Авыл йортлары күренеше миңа бигрәк тә кызыклы тоелды. Мин кызыксынып экскурсоводны да тыңладым, үземне кызыксындырган экспонатларны күзәттем,өйрәнеп йөрдем. Без барлык бүлекләрне дә карап, экспонатлар белән танышып чыктык. Үзебез өчен күп мәгълүмәтләр тупладык.

     Бу сәяхәт вакытында мин үзем өчен бик күп яңалыклар ачтым.  Музейның бер бүлегендә -  табигать, икенчесендә -тарих, алдагыларында кешеләрнең көнкүрешләре белән таныштык, дин нигезләре буенча да материаллар күп. Миңа бик тә ошады бу сәяхәт.

Планыбызның чираттагы пунктында - китапханәгә экскурсия ясау тора.

 

Мухаметханов Гадел, 4 нче сыйныф укучысы ДБГБУ “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев