Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Туган як" агрофирмасы язгы чәчүгә әзерлектә лидерлык итә

Кичә районыбызда авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча бәйге-конкурс үтте. Бәйге барышында агрофирмалар һәм крестьян фермер хуҗалыкларның әзерлеге тикшерелде.

Хезмәтне саклау буенча укыту -методик үзәк җитәкчесе Фәрит Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма коралларның, чәчүлек орлыкларның әзерлеген һәм хезмәт ииминлеген тәэмин итү буенча чараларның үтәлешен карады. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Туган як" - "Родные края" агрофирмасына тиңнәр булмады. "Исламов" фермер хуҗалыгы икенче урынга лаек булды. Язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдәге әзерлек белән "Авзалов" һәм "Әюпов" крестьян -фермер хуҗалыклары каршылый дип бәяләнде. "Органик групп" җәмгыятенә керүче хуҗалыклар, быелгы кыр эшләренә былтыргыга караганда күпкә яхшы әзерлек белән киләләр, дигән нәтиҗә ясады комиссия членнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X