Туган ягым күлләре
Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.
“Матур иде Ур күл. Тәбәнәк, әмма колач җитмәслек юан кәүсәле, лапастай зур яшел бүрекле тирәкләр, кай урында икәү-өчәү бергә, кай урында бер-берсеннән шактый ара калдырып күл буена сакка басканнар. Алар – иң өске ярус. Астарак икенче ярус – тал куаклары, тоташ әрәмә. Бельэтажда – карлыганнар, гөлҗимешләр, эт җиләкләре” (М. Шабаев “Салда сәяхәт”, 1977 ел, 34 бит). Ур күле – урау күл ул. Ыкның иске юлы. Нәкъ камыт кебек бөгәрләнеп килгән. Белмәгән кеше монда адашып, юл тапмаска да мөмкин. М. Шабаев геройлары да ике сәгатьтән артык адашып йөри Ур күле әрәмәләрендә.
Ур күле белән бәйле тагын бер истәлек. Бик озак еллар күл буенда колхозның яшелчә бакчасы булды. Кыяр, помидор, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, шалкан һ.б. яшелчәләр бик уңа иде. Яшь балалы, авыр эшкә ярамаган хатыннардан төзелгән үз бригадасы бар иде. Колхоз ашханәсен, колхозчыларны, килгән-киткәннәрне ел буе түтәлдән генә өзеп алынган һәм тозланган яшелчәләр белән тәэмин итеп торды бу бригада.
Мөслим Сабантуе көнне күл буенда кичке мәйдан булыр иде. Авыл һәм Мөслим Сабантуена бара алмый калган кешеләр, аяклысы – аягы белән, аяксызы таякка таянып булса да кичке мәйданга төшә иде! Андагы күңеллелек, җыр-моң, гармун тавышы! Авылның ничә гармунчысы булса, барысы да гармунын тотып төшә. Бәләкәй генә авылда дистәдән артык гармунчы бар иде бит!
Ел да язларын күлләргә кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар очып төшәр, куе таллар, камышлар арасына оя корып бала чыгарырлар иде... Күл читләрендә үскән ак, сары төнбоеклар яшүсмер, яшь кызларны хисләргә төреп, хыял дөньясына бөтереп алып, әллә кайларга, зәңгәр томаннар артына алып китәр иде... Берәр егет кисәгенең күлгә йөзеп кереп, төнбоек өзеп бирүе кыз баланың башын әйләндерә ала...
Татлыбикә, Ләпекле күл, Иске Ык күлләре турында да язсам, бик озынга китәр. Тарихи күлләр алар үзләре! Заманында бик матур, чиста, зур күлләр иде. Менә шул “иде” булмасын иде!
Соңгы егерме елда, дөресрәге, XX гасыр азагыннан башлап, күлләргә ташу суы керми башлады. Ык та ташымый, Идел суы да типми, типсә дә безгә хәтле килеп җитми. Күлләр әкренләп ләм белән каплана, суы кими, кибә бара. Һаман шул элек инде. Элек бит ташу суы ындыр артларына кадәр килеп, хәтта бәрәңге бакчасына үрмәли иде. Язгы каникулдан соң мәктәпкә барганда, авыл очыннан утырып китәр идек көймәгә, Мәлләтамак авылының авыл башына кадәр барыр идек. Ә бу ара 4-5 чакрым!
Язгы ташудан соң күлләр чистарып, сафланып, балыкка баеп калыр иде. Шул чиста суларда җәй көне колач салып йөзүдән дә ләззәтлерәк нәрсә бармы икән!
Кыш башлангач, беркөн авыл өстенә хәбәр тарала:
– Фәлән күл тынчыган!
Кислород җитмәүдән балыклар үлә башлый. Нәкъ менә шул вакытта төрле урында бәке тишәләр. Кислородка сусаган балык бер йотым һава сулар өчен бәке авызына килә һәм аны шул арада сөзгеч белән эләктереп тә алалар. Күл өсләре бәке белән чуарланып бетәр иде.
Балыкчылар көне-төне балык тотар иде. Халыкка да җитә, балыкка да җитә иде күл байлыгы!
Хәзерге вакытта менә шушы данлыклы Киртә күле, Салкын чишмә күле, Татлыбикә күлләре күз алдында үлеп бара. Аларда балык түгел, бака да юктыр! Иске Ык, Ләпек күленең урыннары гына билгеле. Аеруча Киртә күле, Салкын чишмә күлләрен һәлакәткә китергән тагын бер сәбәпне әйтер идем. Бер ун еллап булыр, бу күлләр территориясе агрофирманың (хәзер бу ферма бетте инде) көтүлегенә әйләнде. Сыер көтүе җәй буе шунда йөрде, яр буендагы талларны, агачларны таптап, сындырып, яр буендагы балчыкны ишеп бетерде. Су буйлары күзгә күренеп кипте, сулды. Элек тезелеп-тезелеп кайткан кыр үрдәкләре, кыр казлары, аккошлар да бу үле күлләр өстеннән ачыргаланып кычкырып кына үтә. Ярый Ур күле бүгенгә исән-сау! Әлегә! Ур күленең бер почмагында аккошлар да күренә башлаган соңгы ике елда. Аккошларның әйләнеп кайтуын яхшыга юрыйлар бит. Аккош килсә, бәхет килә, ди. Төкле аягыгыз белән килегез, аккошлар!
Яшьли вафат булган Газиз Мөхәммәтшинның балалар өчен язылган “Саумысез, аккошлар” повесте бар. Язучы бу повестендә табигать һәлакәтендә гаепле затларның берсе – кеше факторы икәнен әйтергә тели. Бу бик дөрес фикер. Чыннан да, без, кешеләр, бик гаепле табигать каршында. Алырга гына яратабыз. Кулыбыздан килгәнне генә эшли алсак та, Табигать-анабызны соңгы чиккә җиткермәс идек. Табигать һәйкәле булырлык шушы күлләрне чистартырлык, ләмен суыртып, чишмә юлларын ачарлык техникалар да бар бит хәзер! Тәвәкәлләп, башлап җибәрү генә кирәк. Әлбәттә, башлап җибәрү – җитәкчелек өстендә, ә халык кушылырга әзер.
“Без барыбыз да ныклап теләсәк, тырышсак, безнең күлләргә дә аккошлар кайтыр. Тик моның өчен барыбыз да көрәшчеләр булырга тиеш. Әгәр бик нык теләсәк, без җир матурлыгын саклап кала алачакбыз. Без космик хыяллар, олы планнар белән янсак та, шушы җирдә яшибез. Җир безнеке ул! Барыннан да бигрәк – киләчәкнеке. Язларын безнең як суларына да көмеш тавышлы аккошлар кайтсын. Кеше җирдә бәхетле булсын өчен аңа бик күп нәрсәләр кирәк шул”, – ди әлеге повестькә кереш сүз язган Аяз ага Гыйләҗев. Болар белән килешми мөмкин түгел!
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева. Тегермәнлек.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев