Реклама
Яңалыклар
Туган тел сагында
Авыл укытучысының чыгышларын башкала галимнәре дә шаккатып тыңлый.
Хезмәт юлларын матур эшләр белән бизәп үткәрүчеләр күп арабызда. Әмма лаеклы ялга чыккач та, яшьлектә сайлаган һөнәрләренә тугры калып, шул юнәлештә актив эшчәнлек алып баручылар бармак белән генә санарлыктыр. Тегермәнлек авылында яшәүче Гөлфия Мөхәмәтгәрәева – шундый райондашларыбызның берсе.
Халык укытучысы
Гөлфия Вагыйз кызы Мөхәмәтгәрәева – Түбән Табын урта мәктәбендә 40 елга якын балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән, бер үк вакытта 23 ел тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән бай тәҗрибәгә ия мөгаллимә. Эшләү дәверендә бик күп мактаулы исемнәргә лаек булды: Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Каюм Насыйри исемендәге премиясе лауреаты, өстенлекле “Мәгариф” проекты җиңүчесе ул. Лаеклы ялга чыгуына унике ел вакыт үтсә дә, ул әле дә укытучылык эшен ташламый. Юк, элекке кебек, сумка күтәреп, мәктәп сукмагын таптамый, педсоветларга да, методик берләшмә утырышларына да йөрми ул. Шул ук вакытта халыкны агарту һәм тәрбия эшеннән туктаганы да юк. Мәктәп укучылары, аерым класслар белән генә эшләү түгел инде монысы. Гомер буе район һәм республика матбугаты белән актив хезмәттәшлек иткән Гөлфия ханым зур аудиторияләр өчен эшли бүген. Аның белем һәм тәрбия бирү киңлекләре тагын да зурайды: “Авыл утлары” газетасы, республикада чыгучы газета-журналлар (бигрәк тә “Татарстан яшьләре” газетасы) белән актив хезмәттәшлек итә, “Мөслим” радиосы һәм 93.01 FМ ешлыгында чыгучы “Тәртип” радиосы аша аерым тапшырулар циклын алып бара.
– Мәктәптә эшләгәндә вакыт җиткерә алмаган, хыялда гына йөрткән эшләрем күп иде. Мин гомерем буе тел, тәрбия мәсьәләләре, милләт язмышы өчен борчылып яшәдем. Әлеге проблемаларга кагылышлы язмаларны гел туплап бардым. Лаеклы ялга чыгу белән шуларны күтәрдем һәм күңел төпкелендә яткан уйларымны хәтеремдә яңарта башладым. Халкыма ирештерергә теләгән фикерләр, киң җәмәгатьчелекне борчыган проблемалар публицистик язмаларымда урын алды, – ди Гөлфия Мөхәмәтгәрәева.
Райондашыбызның радио өчен әзерләгән тапшырулары аерым игътибарга лаек. Моннан ун ел элек ул “Мөслим” радиосында “Тел дигән дәрья бар” дип исемләнгән тапшырулар циклын башлап җибәргән иде. Аннан соң тел, тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышланган тапшырулардан торган проектлар белән чыгыш ясады. Гөлфия апа Мөхәмәтгәрәева 2014 елдан башлап “Тәртип FМ” радиосы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Шул вакыттан бирле һәрберсе 40-50шәр тапшырудан торган ун проект чыгарды.
– Ара ераклыгы да куркытмый Гөлфия апаны. Бер килгәндә 20-30ар тапшыру яздырып китә. Аның аудио язмаларын монтажлап торасы да юк. Лаеклы ялдагы гап-гади авыл укытучысының чыгышларын башкала галимнәре дә шаккатып тыңлый. Гөлфия апа радио һәм телевидение аша әңгәмәләрдә дә бик теләп катнаша, радиобыз үткәргән чаралардан да читтә калмый. Татар халкының үзаңын үстерү, туган телебезне саклау юнәлешендә алга таба да армый-талмый эшләргә язсын аңа, – ди “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Дөнья сүзе – бер бүләк
Узып баручы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында райондашыбыз милләттәшләребезгә зур бүләк ясады. Район җитәкчелеге ярдәме белән Гөлфия Мөхәмәтгәрәеваның “Дөнья сүзе – бер бүләк” дип исемләнгән китабы нәшер ителде. Әлеге китапта авторның “Тәртип-FМ” радиосында яңгыраган тапшыруларының язма вариантлары туплап бирелгән. Шулай ук гомер буе тупланган тормыш тәҗрибәсеннән мисаллар, сөйләм культурасы, әдәп-әхлак, тәрбия, милләт, тел язмышы турындагы уйлануларына нигезләнгән язмалар урын алган. Биредә күренекле татар әдипләре һәм аларның иҗаты белән дә танышырга була. Китапка кушымта рәвешендә шул исемдәге аудио диск та яздырылган.
Күптән түгел район мәгариф идарәсе һәм Мөслим лицее белән берлектә әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрелде. Чарада район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр һәм укучылар катнашты. Биш бүлектән торган, искиткеч бай мәгълүмат тупланган әлеге басма белән танышучылар бу китап һәр гаиләнең һәм мөгаллимнең өстәл китабы булырга тиеш дигән фикер җиткерде. Автор үзе китапны мәктәпләр өчен хрестоматик дәреслек, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен зур ярдәмлек булуын әйтә.
Кичәдә укытучылар китапка кыскача күзәтү ясады, авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Киң җәмәгатьчелек тарафыннан хезмәтенә зур бәя алган Гөлфия апа алга таба да иҗат итәргә, яңа проектларын тормышка ашырырга хыяллана. “Татарстан яшьләре” газетасында һәм башка басмаларда дөнья күргән язмаларын да киләчәктә китап итеп чыгару уе белән яна ул. Бөтен барлыгы белән укытучы булган мөгаллимә әнә шулай бүген дә туган телебез сагында. Ана телебезнең, милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып яши.
“Дөнья сүзе – бер бүләк” китабы бу җәйдә районыбызда үткән Бөтенроссия татар авыллары сабантуе кунакларына да бүләк ителде. Шулай итеп якташыбызның әлеге хезмәтеннән Россиядә яшәүче милләттәшләребез яшәгән төбәкләрдә дә файдалану мөмкинлеге туды.
Әлфинур Ногманова.
Фасыйл Арсланов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев