Туберкулез – йогышлы авыру
21-30 март көннәрендә Татарстанда туберкулезны кисәтү ункөнлеге уза.
Дөньяда ел саен туберкулездан миллионлаган кеше үлә, 10 миллионлап кешегә шушы диагноз беренче тапкыр куела. Актив формадагы туберкулез белән авыручы бер кеше ел буена 10-15 кешегә зарар китерергә мөмкин.
24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн 1982 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм туберкулез, үпкә авыруларына каршы халыкара көрәш берлеге карары белән гамәлгә куелган. Быел ул туберкулезны ачыклаучы Кох таякчыгы ачылуга 100 ел тулуга багышланган. Нәкъ менә 1882нче елның 24 мартында алман микробиологы Роберт Кох үзенең ачышын ясый.
– Туберкулез – йогышлы авыру. Чир авыру кешедән яки авыру хайваннан таза кешегә йогарга мөмкин. 1991 елга кадәр безнең илдә елдан-ел туберкулез белән авыру очраклары кими барды, чөнки балалар һәм олылар арасында планлы рәвештә туберкулезга каршы махсус чаралар үткәрелде. Халыкның яшәү һәм культура дәрәҗәсе дә бер чама иде. Соңгы еллардагы социаль һәм икътисадый үзгәрешләр үпкә авыруының да үсүенә китерде. Бүгенге көндә туберкулез авыруыннан тулысынча терелеп була. Ләкин бу авыруны башлангыч чорында белү, диагнозны иртәрәк куюның әһәмияте бик зур. Авыру никадәр иртәрәк беленсә, аны дәвалау да шул кадәр тизрәк һәм уңышлырак. Халык бу авыру турында белергә тиеш, шул вакытта гына авыруның теге яки бу билгеләре күренә башлау белән кеше табибка күренергә ашыгачак, – ди поликлиниканың профилактика бүлеге шәфкать туташы Рәүназ Мортазина.
Туберкулезның бер кешедән икенче кешегә ничек йогуын бик озак ачыклый алмыйлар. Бары тик 1882 елда гына немец галиме Роберт Кох туберкулез авыруын тудыручы микробларны микроскоп аша күрә. Бу ул заманның иң зур ачышларыннан берсе була.
Табиблар хәбәр итүенчә, туберкулез микобактерияләре кайбер үзенчәлекләре белән башка микроблардан бик нык аерыла. Алар салкынга чыдам. Хәтта -10 градуста да озак үлмиләр. Организмнан читтә микроб үрчеми, ләкин озак вакыт тереклеген саклый. Караңгы һәм юеш (дымлы) торакларда ул озак саклана. Урам тузанында ике атнадан артык яши. Кайнатканда һәм туры кояш нурлары тәэсирендә микроб тиз һәлак була.
– Туберкулез микроблары авыру кешедән таза кешегә күп очракта тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин. Туберкулезның ачык формасы белән авыручы кеше микробларны тирә-якка күпләп тарата. Авыру белән сәламәт кеше бер-берсеннән 1-2 метр ераклыкта торып сөйләшергә тиеш. Калган очракта микобактерияләр азык аша да керергә мөмкин. Башкача да була. Мәсәлән, авыру кеше какрыгын идәнгә яки җиргә төкерсә, какрык кибә, тузан белән һавага күтәрелеп, диварга, җиһазга куна һәм, шушы тузанлы һәм микроблы һаваны сәламәт кеше суласа, аның авыру ихтималы арта, – ди поликлиниканың участок табибы Зирәк Фәтхетдинов.
Гаиләдә ачык формадагы туберкулез авыруы булганда бигрәк тә балаларны сакларга кирәк, ди табиблар. Туберкулез авыруының таралуында күпмедер дәрәҗәдә карт кешеләрнең дә өлеше бар. Ләкин халык арасында “туберкулез белән күбрәк яшьләр авырый” дигән ялгыш фикер яши. Карт кешенең йөткерүен дә, гадәттә, бронхиттандыр, дип уйлыйлар. Нәкъ менә картларда туберкулез авыруы акрын, озаклап бара.
– Балалар арасында туберкулез авыруын булдырмау актуаль булып кала. Җирлегебездә балаларда туберкулезны кисәтү максатында чаралар даими үткәрелә. Мөслим районында бүгенге көндә алты бала контакт буенча учетта тора, барысы да – актив формадагы туберкулез белән контактта. Балалар авыру чыганагыннан изоляцияләнгән. Мөслим районында 2021 елда туберкулезның актив формасы белән авыручы балалар булмады. Бала тудыру йортында ук сабыйга БЦЖ-М вакцинасы ясала. БЦЖ вакцинасы туберкулёз авыруыннан 100 процент саклап кала алмый, ләкин вакцинацияләнгән бала чирләгән очракта авыруны күпкә җиңелрәк кичерә. Яңа туган бала булган гаиләдә 15 яшьтән өлкәнрәк гаилә әгъзаларының флюорографик тикшерелү вакыты алты айдан узмаган булырга тиеш, – ди балалар участок табибы Мәдинә Сәлимова.
Мәдинә Сәлимова билгеләп үткәнчә, организмда туберкулез таякчыгы булу – кеше авырый, дигән сүз түгел. Иммунитет төшү сәбәпле яки тирә-ягындагы ниндидер шартлар үзгәрү аркасында бала авыруга бирешә башлый. Шикәр чире белән авыручы, ашказанында яки уникеилле эчәгендә җәрәхәт, сидек һәм тын юлларында хроник чирләре булган балаларга куркыныч яный.
– Балалар арасында туберкулез авыруын булдырмауның һәм авыруны вакытында диагностикалауның төп чарасы булып Манту һәм диаскин тест реакциясе тора.
Диаскин тест туберкулез белән чирли башлаган балаларны ачыкларга ярдәм итә, ул 8 яше тулган балаларга һәм Манту реакциясеннән соң шикле диеп табылганнарга куела, – ди Мәдинә Салимова.
Табиблар 15 яшькә кадәрге балаларда флюорография ысулын массакүләм куллана алмый. Соңгы елларда ата-аналар арасында, интернет челтәреннән, телевизордан алган мәгълүматларга таянып, БЦЖ вакцинасы, Манту ысулы турында негатив карашта булучылар саны арткан. Мисал өчен, гаилә баласын туберкулезга тикшертергә теләми, ә балада ачык формадагы туберкулез ачыклана. Нәтиҗәдә әлеге бала белән бер мәктәпкә йөрүче барлык кешене дә тикшерәсе, контактта булгач, аларга да көчле дарулар эчертәсе була. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен табиблар сүзенә колак салырга, балаларның сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк.
Бүгенге көндә туберкулезның хроник формалары да байтак. Аларның микроблары препаратлар тәэсиренә инде күптән ияләшкән, дару тәэсир итми торган формага әйләнгән була. Шундый кешедән туберкулез йоктырган очракта дәвалау кыенлаша, авыруны хәтта тулысынча терелтеп тә булмый.
Туберкулезга диагноз куюда рентгенның әһәмияте бик зур булуын билгеләп үтә табиблар. Рентген нурлары ярдәмендә туберкулезның формасын, дәвалаганда ни рәвешле кимүен ачыкларга мөмкин. Рентген ярдәмендә үпкәдәге үзгәрешнең туберкулезмы, әллә башка авырумы икәнен аерып була. Флюорография авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга мөмкинлек бирә, аның ярдәмендә башка төрле авыруларны (үпкә ялкынсынуы, үпкә рагы, киста, яман булмаган шешләр һ.б.) да белергә була. Авыру табылган урында дизенфекция ясала. Авыруның күршеләре дә тикшерелә.
Лилия Шәймиева.
Фото – Рәүназ Мортазинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев