Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Цифрлы телевидениегә ничек күчәргә һәм төбәк каналларын ничек югалтмаска?

Бу көннәрдә мөслимлеләрнең телендә цифрлы телевидениегә күчүгә бәйле сүзләр күбрәк ишетелә башлады. Кайберәүләр “телевизор карап булмаячак икән” дип, борчыла ук башлады. Куркырлык берни дә юк.

Гади кинескоплы телевизор караучыларга гына өстәмә антенна яисә приставка сатып алырга туры киләчәк. Ник дигәндә, 2019нчы елның 14 октябреннән Россиянең 21 төбәгендә аналоглы федераль каналларны трансляцияләү туктатыла. Мондый җиһазларны Мөслимнең көнкүреш техникалары сатылучы кибетләреннән алырга була. Заманча кабул итү җайланмасы турында алдан ук кайгыртучылар цифрлы 20телеканалны карый алачак. Ә “аналог”та берничә федераль канал, шулай ук төбәк каналы да кала.

Цифрлы телевидениегә ничек тоташырга һәм төбәк, муниципаль каналларны аналог форматында кабул итүне ничек югалтмаска соң? Цифрлы эфир телевидениесе дециметрлы дапазонда DVB-Т2 цифралы телетапшырулар стандартында трансляцияләнә.

Төбәк һәм мунципаль каналлар төрле районнарда метрлы һәм шулай ук дециметрлы диапазоннарда трансляцияләнә ала. Ягъни “аналог”та да, “цифрлы”да да. Ә ничек кабул итәргә? Иң яхшы юл – барлык дулкындагы антенна (всеволновая антенна) алу. Аның ярдәмендә сигналны берьюлы ике диапазонда кабул итәргә мөмкин.

Күпфатирлы йортларда иң кулай ысул – йорт түбәсенә коллектив антенна кую (СКПТ). Ул шулай ук бер үк вакытта метрлы һәм дециметрлы диапазоннарны кабул итә ала. Андый гомуми антеннаны тоташтыру өчен йортлар идарәсе компаниясенә яки антенналар паркына хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сезнең телевизор экраннарында “А” хәрефе булу-булмавын тикшерегез. Ул хәреф аналоглы телеканалларда 10 логотибы белән янәшә урнаштырылган. Әгәр экраннарда “А” хәрефе юк икән, сез эфирны “цифрлы”да, кабельда яки спутник аша карыйсыз. Сездә бернәрсә дә сүнмәячәк, приставка сатып алу кирәкми. “А” хәрефен күрсәгез, “цифрлы”га күчәргә кирәк.

Яңа стандарт сигналын кабул итү өчен ниләр кирәк:

– сезнең торак пунктта цифралы эфир трансляциясе булу (сез моны карта.ртрс.рф сайты аша белә аласыз);

– DVB-Т2 стандартындагы телевизор һәм дециметрлы диапазонда кабул итүче антенна булу шарт. Андый җайланма булмаса, аны алырга (телевизорны алыштырганчы, тиешле характеристикалы приставка булдырырга) кирәк.

Цифрлы эфир телевидениесен көйләү өчен телеканалның автоэзләгечен (автопоиск) эшләтергә кирәк. Кул режимында да (ручной режим) көйләп була.Аның өчен ешлыкны һәм телевизион канал номерын кертергә генә кирәк. Аны РТРС рәсми сайтында “Строительство сети цифрового ТВ” бүлегендә яки карта.ртрс.рф сайтыннан белеп була. Күпләр цифрлы тв караганны ничек белеп була дип кызыксына. Бик гади юлы бар аның – әгәр сез балалар өчен эшләүче “Карусель” каналын күрсәгез, цифрлы тв карыйсыз дигән сүз. Чөнки бу телеканал аналог форматында трансляцияләнми.

Социаль яктан якланмаган категориядәге гражданнарга цифрлы эфир телевизион тапшыруларгына күчүдә адреслы ярдәм күрсәтеләчәген хәбәр иткән идек инде. Цифрлы телевизион приставка яки цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алуга киткән чыгымнарны кайтару өчен районның социаль яклау бүлегенә бүгенге көндә 27 гариза кергән. Волонтерлар да мондый антенналарны урнаштырып бирү буенча актив эш алып бара. “Мизгел” яшьләр үзәгеннән 12 волонтер 8 кешегә цифрлы тв карау өчен җиһазлар урнаштыруда ярдәм күрсәткән.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цифрлы телевидение