Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәрәз саен яран гөл үсә

Тәрәзәләрнең сөйләшкәнен тыңлаганыгыз бармы сезнең? Сөйләшәмени алар, димәгез, бары тыңлагыз:

- Мин нинди матур, йөзлекләрем кояшта ялтырый!

- Минем челтәремне яңарттылар...

- Күрегез, минем гөлләрем чәчәк атты!

Гөлләргә күмелеп утырган тәрәзәләр, башкалары челтәр бизәкле йөзлекләре белән ничек кенә ялтырамасыннар, барыбер гүзәлрәк. Алардан җылылык, нур бөркелә. Шау чәчәктә утырган тәрәзәләрне күрүгә, аларның хуҗасы белән очрашу теләге уяна. Мөслимдә бик күп шундый үзгә тәрәзәләр. Алар арасында берсе әллә каян үзенә тартып тора. Чөнки ул фатирның өч тәрәзәсе елның дүрт фасылында да, яшеллеккә күмелеп утыра. Мондый фатирда кара коелган, күңелсез кешеләр яшәргә һич мөмкин түгел.

Шулай булып чыкты да. Башкортстанның Аскын районы Солтанбәк авылы кызы Рәфилә Шәрәфетдинова, әйтерсең, кояш чыгышының бөтен нурын үзенә җыйган. Озак еллар Мөслимдә яшәү дәверендә, дала җилләреннән алган кайнарлык, серлелек бәлки сүрелә дә төшкәндер. Әмма гөл-чәчәкләрнең телен белгән, алар белән сөйләшүдән тәм тапкан әнисеннән яшел тереклеккә күчкән мәхәббәте отыры көчәя генә бара. Әнисенең вафатына шактый еллар булуга карамастан, "Әни гөле" әле һаман тәрәз төбен ямьли, гел балкып торган чәчәге, мәңге яшел яфраклары өй хуҗасына таң саен сәламен юллый. Гөлләрнең җаны барына ничек ышанмасын Рәфилә? Әнисе бакыйлыкка күчкәннән соң, ялгыз калган әтисен тәрбияләргә үзе янына Мөслимгә алып килә ул. Миләүшә гөлләре тезелеп утырган йокы бүлмәсенә урнаша Шәүкәт абый. Моңарчы чәчәк атудан туктамаган миләүшәләр, олы кешенең авыруы көчәйгән саен, үзләре генә аңлаган чәчәк ату циклына күчәләр. Шау чәчәккә күмелеп атна утыралар да - барысы берьюлы шиңеп тә төшәләр. Үлгән сабаклардан арындыруга, гөлләре янә чәчәк аталар, янә шиңәләр.

- Шулай итеп, әтинең чирен үзләренә алдылар алар, - ди Рәфилә.

"Кем арбасына утырсаң...", - дигән бит хикмәтле сүзләрнең кадерен белгән әби-бабаларыбыз. Рәфиләнең тормыш иптәше Расыйх та, Солтанбәк гүзәленең мондый сәерлегенә тиз күнегә. Хәтта гөлләрнең хәрәкәтен тоемлау сәләте барлыкка килә анда. Колотея (халыкта "бисмилла гөле" дип атала), шундый могҗизаи хәрәкәтләр ясарга сәләтле икән. Кич йоклар алдыннан алар да ябылалар, таң атуга ачылалар.

- Әнә, гөлең күзләрен йома, - ди торган иде Расыйхым, дип моңсу гына искә ала Рәфилә.

- Белмим, гөлләрем булмаса, Расыйхымның иртә китүен ничек күтәрер идем дә, улым белән кызымны тәрбияләргә каян көч табар идем!?

Чыннан да, авыр кайгыны кичерүдә ялгызлык иң зур дошман бит ул. Рәфилә, Мөслим электр челтәрләрендә монтер булып эшләгән ире, эштә фаҗигале төстә үлгәннән соң, бар кайгысын гөлләренә сөйләп юана. Утлар кичкән әфганчы егет, якты дөньядан "халыкны утлы итәм", дип китәргә тиеш идемени!?

Баек авылының иң тырыш, иң гаярь ир-егетләреннән була Расыйх Закирҗан улы. Рәфилә Туймазыда шәфкать туташлары әзерләүче училищеда бергә укыган иптәш кызының туена кайткач таныша аның белән. Расыйх кунак кызын бик ошаткандыр, мөгаен. Тау-ташлар кичкән егет Туймазы белән Баек арасына юл суза. Тиздән Башкортстан кызы Баек авылына килен булып төшә...

Туктамый аккан сулар кебек еллар да, кайгы-хәсрәтне томанга урап, һаман ерагая баралар. Илизасы белән Рамиле, мәктәп тәмамлап, югары белем алдылар, һөнәрле булып, үз дөньяларын үзләре көтәләр. Әтисенең сыйфатларын үзенә сеңдергән кызы, кияүгә чыгып, дәү әнигә онык үстерә. Рәфилә ире эшләгән оешмада хезмәт куя бүген.

Яшьлеге, парлы гомере үткән Мөслим аңа туган ягы кебек якын. Халк телендә "подстанция йорты" дип йөртелүче ике катлы йортта барысы бер гаилә булып яшиләр алар. Үзе югында гөлләрен карап торучылар да күршеләре. Бу фатирдан гармун тавышы ишетелсә дә, гаҗәпләнми күршеләре, димәк Рәфилә бүген өйдә. Кайчакларда бу илаһи моңга гитара тудырган матур җыр да кушыла. Рамиле уйный. Җылы як гөлләре безнең кышны авыр кичерәләр. Әмма мондый илаһи нурга күмелгән фатирда авыруларын сиздермәскә тырышалар алар. Ел әйләнә ямь-яшел яфраклары, сихри чәчәкләре белән куандыралар, чөнки яратуны сизәләр. Ә ярату бар җирдә күңел - яктылыкка, гөлләр кояшка үрелә.

ФОНГА

Рәфиләдән киңәшләр:

- Тулы тынычлыкка, чиста һавага ирешим, дисәң, өйдә 10 төрдәге гөл үсәргә тиеш.

- Кышын гөлләргә артык су сибәргә ярамый. Доллар гөленә, мәсәлән, өч атнага бер сибү дә җитә.

- Гөлләрне ноябрь-апрель айларында ашларга кирәкми.

- Архидея - вампир гөл, аны йокы бүлмәсендә үстерергә ярамый. Яратмаганыңны сизсә - чәчәк атмый. Йокы бүлмәсе өчен миләүшәләр иң кулай.

- Фикус - һаваны иң нык чистартучы гөл. Ул көнен дә, төнен дә хезмәттә.

- Гаилә гөлен чит-ятларга бирергә дә, урлатырга да ярамый.

Гөлзәрия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев