Тәртипне үзеңнән башла!
Чисталык өйдән башлана, диләр. Йортында пөхтәлек булганнар әйләнә-тирәсен дә чиста тота.
“Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте күпфатирлы йортларда канализация системасын тикшерү нәтиҗәләрен күргәч, моңа тагын бер кат инандык.
– Пушкин урамындагы күпфатирлы йортларда гомер итүчеләр “канализация тыгылган” дип хәбәр иткәч, шунда ук системаны тикшерергә кузгалдык. Су һәм канализация торбаларының төзек, сафта икәнен белгәч, гаҗәпләндек. Сәбәбен ачыклар өчен канализация системасын ныклабрак тикшерә башлаган идек, аннан шешәләр, чүпрәк-чапрак, мех бүреккә кадәр килеп чыкты. Шаккатмалы! Канализация системасына чүп-чар тутыручыларның ояты юктыр, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Заһидуллин.
Мондый хәлләр Пушкин урамындагы йортларда гына түгел, Кооператив урамындагы күпфатирлы йортларда да күзәтелә. Ирек Заһидуллин хәбәр итүенчә, гаепле кешеләр ачыкланган, аларга карата тиешле чаралар күреләчәк. Гадәттә, мондый юньсезлекне фатирны арендалап торучылар кыла. Шәхси фатирлары булмагач, торакны, йортны саклау кирәкми дип уйлыйлар, күрәсең. Чүпләрен дә унитазга гына ташлыйлар. Алар аркасында башкалар зыян күрә.
– Җәй көне дә бик интектек. Пычрак су унитаздан һәм ваннадан фатирга күтәрелде. Бу кадәр намуссыз кешеләр дә булыр икән арада! Йортның төзелешен белгәннәр моны юри эшлидер, бәлки? Канализация торбаларын тыгылдырудан тыш, җәй көне күршеләр, көнбагыш ашап, аның чүбен балконнан гына ата башладылар. Соңга таба чүпне ишек төбенә ташлап китә башладылар. Кешенең үз башында булмаса, аңа үгет-нәсыйхәт бирү файдасыз, дип уйлыйм, – ди Пушкин урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә яшәүче Резеда Мөҗипова.
Заманча уңайлыкларга шулай булырга тиеш итеп карый башладык. Суны көянтә-чиләкләп ташыйсы, су түгәсе юк. Бәдрәфе дә, юыну бүлмәсе дә – җылы өйдә. Башкаларның хезмәтенә битараф булмыйча, рәхмәтле булырга өйрәнергә иде.
– Унитазга ташлаган көнкүреш калдыклары, башка чүп-чар су, канализация насосларына утыра һәм трасса тыгыла. Трассаны чистартканда тастымаллар да килеп чыга. Кайбер фатирларда унитаз янында тишек бар, кайберәүләр шул тишекне чүп савыты урынына куллана. Хатыннарыннан качып эчкән аракы шешәләрен дә шул тишеккә генә ташлыйлар. Моңа без Пушкин урамындагы күпфатирлы йортларның канализация челтәрен чистартканда тагын бер кат инандык. Кемнәр икәнен ачыклап, телефоннан алар белән элемтәгә кердек. “Ярар, башка кабатланмас!” – дип ышандырдылар, кайберләре, үпкәләп, телефоннарын ташлады, – ди Ирек Заһидуллин.
Үпкәлисе түгел югыйсә! Чүп түгәргә иренеп, чүп-чарны унитазга агызып кына тормыш бармый. Үзеңнең башкалар өчен проблема тудыруыңны аңларга һәм тәртипле булырга кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев