Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәҗрибәле тәрбияче

Рәмилә Уразаеваның мәгариф өлкәсендәге хезмәт стажы – 34 ел.

Түбән Кама педагогия көллиятен тәмамлаган кыз Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасына тәрбияче итеп билгеләнә. 1994 елда “Ләйсән” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, читтән торып Яр Чаллы шәһәренең педагогик институтында югары белем ала. Бүгенге көндә “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән тәрбияче булып эшли.

Рәмилә Галимҗановна – югары тәҗрибәле, иң нәтиҗәле эшләүче өлкән тәрбиячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, тәҗрибәле, үз һөнәренең чын остазы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Рәмилә Уразаева педагогик кадрларның һөнәри осталыгын үстерүгә ныклы игътибар бирә. Нәтиҗәдә бакчада тәрбияләнгән балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән киләләр, мәктәп укытучылары үткәргән мониторинглау буенча “Кояшкай” иң югары рейтингка ирешә.

Рәмилә Уразаеваның намуслы хезмәте югары бәяләнде: ул – Россия Федерациясе министрлыгының “Халык мәгарифе отличнигы” күкрәк билгесе иясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X