Реклама
Яңалыклар
Транспорт салымы турында
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе хәбәр итүенчә, 2020 ел өчен барлык транспорт чаралары һәм күчемсез милек хуҗаларына салым түләү турындагы белдерү кәгазьләре тапшырылып беткән.
Агымдагы 2021 елда республика халкына 2 миллион 157 мең белдерү кәгазе җибәрелгән. Аларның гомуми суммасы 8 миллиард 100 миллион сум тәшкил итә. Транспорт салымы өчен 4,5 миллиард сум исәпләнгән.
– Транспорт салымы суммасының дөреслеген “Калькулятор транспортного налога ФЛ” сервисы ярдәмендә тикшереп була. Федераль һәм региональ законнар тарафыннан транспорт салымы буенча ташламалар каралган. Мәсәлән, РФ Салым кодексы нигезендә инвалидлар өчен махсус җиһазланган яисә социаль яклау органы аша алынган җиңел автомобильләр, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең махсус техникасы, биш ат көченә кадәр егәрлекле көймәләр өчен транспорт салымы юк. Шулай ук розыскта булган транспорт чарасына хуҗасына кайтарып биргән айга кадәр салым салынмый. Эзләтү тукталып, транспорт табылмаган очракта да салым исәпләнми. Салым түләүче транспорт чарасын урлау фактын ел саен расларга тиеш түгел, – дип хәбәр итәләр ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясеннән.
2002нче елның 29 ноябрендәге “Транспорт салымы турында”гы Татарстан Республикасы законы (№24- ЗРТ) нигезендә аерым категория гражданнарга салым ташламалары каралган. Бу очракта транспорт салымы өчен ташлама бер автомобиль өчен генә бирелә. 2020нче ел өчен булган ташламалар белән “Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам” сервисы ярдәмендә танышып була, ди салым органнары хезмәткәрләре.
Агымдагы елда республикада 40 меңнән артык кеше транспорт салымы буенча ташламалардан файдаланган. Ташламга ия булучы затлар өчен салым ташламаларының гомуми суммасы 107 миллион сум тәшкил иткән. Моннан тыш яңа коронавирус инфекциясе таралудан узган ел иң күп зыян күргән тармакларда эшчәнлекләрен алып баручы 22 мең шәхси эшмәкәргә гомуми суммасы 87 миллион сумлык салым ташламалары бирелгән.
– Узган ел өчен милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк, – диләр районара салым инспекциясе хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев