Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төп йорт

Метрәй авылында шундый йорт бар. Ул төп йорт - Шакировлар йорты. Бүген инде йорт хуҗасы Әскат ага мәрхүм. Ә үзе килен дә, бианай да юлларын үткән Фәүзия апа шушы йортның хуҗасы-йозагы булып яши.

1956 елда Габдулла белән Хәнифә гаиләсенә килен булып төшә ул. Шахтада эшләгәндә Метрәйгә кунакка кайткан җиреннән авылның гаярь егете Әскат кызга бер күрүдә гашыйк була да, хатынлыкка алып та кала. Бәләкәй генә дүрт почмаклы йортта җиде кеше яшиләр, Әскат абыйның өч сеңлесе дә була әле. Соңрак кызлар тормышка чыгалар яисә читкә китәләр. Шакировлар гаиләсендә бер-бер артлы биш бала- дүрт ул һәм бер кыз дөньяга аваз сала. Бу чорларны Фәүзия апа болай дип искә ала:

- Иң элек Әскат белән бергәләп өй салуга керештек. Агачын да кистек, бергәләп ташып, өен дә эшләдек. Габдулла әткәй белән Хәнифә әнкәй икесе дә намаз укучы, дини кешеләр иде. Эшкә киткәнче, аларның торуларына камырын пешерергә дә, мунчасын ягарга да туры килде. Пешкән ризыкны иң элек аларга бүлеп бирә идем. Әле бит ихата тулы мал-туар да бар. Әскат башта тракторда эшләде, соңрак механик вазыйфасын башкарды. Шуңа күрә дә, күпчелек йорт эшләрен карау балалар белән миңа төшә иде. Балалар үсеп өйләнешә башлагач, үземә килен дә, ике киленгә бианай да булырга насыйп булды. Әмма, беркайчан да талашып, әрәпләшеп яшәмәдек. Нинди генә авырлыклар булса да, кыенлыклар очраса да бием-биатай белән дә, киленнәр белән дә сүзгә кермәдек, һәрвакыт килешеп, аңлашып яшәдек, ди ул.

Шуңа күрә дә, бүген урыны түрдәаның. Ни пешсә дә иң элек Фәүзия апага тәкъдим итәләр, ә аш-су вакытларында иң уртада, өстәл түрендә хөрмәтле әни, кадерле әби, ихтирамлы дәү әни булып утыра ул. Фәүзия апа бүген 14 онык һәм 19 оныкчык сөеп, аларны күрә алуына шатланып яши. Өлкән улы Азатының 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткәндә, унтугызынчы оныгы дөньяга аваз салган.

"Бүгенге тормышыңнан кәнагатьме син Фәүзия апа?" дигән соравыма, биш дистәдән артык кешелек нәселне берләштерүче гаилә хуҗасы:

- Тормышым искитмәле, аллага шөкер. Биш балам да шушы Метрәй авылында төпләнеп калдылар. Бүген мин, Салаватым белән Гүзәлиям тәрбиясендә бик рәхәт тормышта яшим. Урыным һәрвакыт түрдә, чиста, җылы. Һәр иртә балалар, оныкларым кереп хәлемне беләләр. Аларның яратуларын, игътибарларын күреп куанам. Мине шулай тәрбия кылганнары өчен, Аллаһыбыз аларны үзе зурласын, дип догалар укыйм. Бәхетле булсыннар, тигез яшәсеннәр дип телим, - ди.

Бүген инде аның язмышын, әлеге гаиләдә төпчек малай Салават белән үз язмышын бәйләгән Салауз Мухан авылы кызы Гүзәлия дәвам итә. Гүзәлия Шакировлар гаиләсенә 1990 елда килә. Ул килен булып килгәндә карт әби - Хәнифә абыстай да исән була әле.

- Мин килен булып төшкәндә, төп өйдә Илнур абыебыз гаиләсе дә яши иде. Шулай итеп, әнкәй белән бергә без өч килен, ике бианай яшәдек. Әткәй белән әнкәй бик акыллы, эшчән кыз-уллар тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде һәрберсе үз тормышын корып, матур дөньяларын җиткереп яшиләр.Чыннан да, төп йортка килүче дә, китүче дә күп. Шуңа күрә дә, өең җыештырылган, ашың пешкән, өстәлеңә тәм-томың куелган булуы кирәк. Әлббәтә инде, килгән һәр кешене ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп озату да бу йортта яшәүчеләрнең төп вазыйфасына әйләнә, - ди, бүген инде үзе үк килен дә, бианай да хезмәтен башкаручы Гүзәлия ханым.

 

Аның үз хезмәте дә һәрвакыт кешеләр белән эшләүгә бәйле. Чөнки, инде ике дистә елга якын Метрәй авыл җирлегендә җаваплы вазыйфа: башта секретарь, бүгенге көндә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын алып бара ул. Җирлек халкы аны төгәл, ярдәмчел, йомшак сүзле, эчкерсез булганы өчен хөрмәт итә. Бүген инде, төп йорт хуҗасы дилбегәсен үз кулларына алган Салават һәм Гузәлия, барча туганнарын җыеп, аларның шатлыкларын да, борчуларын да бүлешеп яши. Инде үзләре, уллары Айнурны өйләндереп, килен тәрбиясен күрәләр. "Килен миңа үз кызым кебек" - ди биатай ролен башкаручы Салават:

- Кызыбыз Зинира гаиләбезгә үз кызыбыз булып килеп керде, аллага шөкер. Димәк безне картлыгыбызда тәрбияләүче, караучы балаларыбыз булачак дип сөенәбез. Сабыр, акыллы, тыныч булуына сокланабыз. Безгә "әти", "әни" дип хөрмәт белән эндәшә, тәрбияле итеп сөйләшә белә. Без бик кәнагать, - ди ул.

Зинира бу гаиләгә күрше Башкортстаннан, Илеш районы Яркәй авылыннан 2016 елда килен булып төште. Шушындый зур гаиләгә төшәргә курыкмадыңмы соң дип сорыйм аннан:

- Нигә куркырга, өйдә әти-әниләр булу үзе бер бәхет бит ул. Югалып калганда юл күрсәтүче дә, үзләренең киңәшләре белән ярдәм итүчеләр дә алар. Айнур үзе бик тәрбияле, акыллы булгач, аның әти-әнисе начар була алмый дип уйладым һәм ялгышмадым. Без ачык өйдән чыгып китәбез, ачык өйгә кайтып керәбез, - ди.

Ә Айнур исә: "Зинира төп йортка әзер булып килде. Әти-әниебез безнең һәр адымыбызда киңәшчебез, сердәшчебез, ярдәмчебез. Бүген гаилә корырга җыенучы яшьләргә үзегез акыллы, тыйнак булыгыз диясем килә. Яныгызда яшәүче әти-әниләрегезне, әби-бабайларыгызны хөрмәт итегез, ялкау булмагыз. Шул вакытта йортыгызда тынычлык булыр, - дип, үзенең бик тә матур теләкләрен җиткерде.

Салават белән Гүзәлиянең балалры да һәркемгә үрнәк булырлык, акыллы, тәрбиялеләр. Кызлары Айгөл инде берничә ел дәвамында район Советында хезмәт куя. Айнур исә "Агромастер" җитештерү компаниясендә эшли. Төпчек уллары Азамат исә беренче сыйныфта укый. Ул да үзенең бар серләрен иң беренче Фәүзия әбисе белән уртаклаша. Салауз Муханда яшәүче Гайшә әбисенең хәлен белешергә дә иң элек ул җитешә. Димәк, гаиләнең традициясе киләчәктә дә дәвамлы булачак.

Бүген инде Гүзәлия һәм Салават, Әскат абый белән Фәүзия апаның юлын дәвам итәләр, балаларының бәхетенә куанып яшиләр. Кызлары Айгөл һәм кияүләре Ришат та балалар белән төп йортта бик еш кунак булалар, әти-әниләренең хәлен белеп, хуҗалык эшләрендә булышып яшиләр. Кода-кодагыйлар, гаилә дуслары, бу гаиләнең калган балалары да биредә җаннарына тынычлык, күңел күтәренкелеге алып китәләр.

Әлеге гаиләдә һәр сүз­не, гамәлне Аллага шөкер дип җөпләп куярга яраталар. Күңелләре дә өйләре кебек үк якты Шакировларның. Бу йортның тәрәз төпләре ел әйләнә гөлләре белән күз явын алса, җәен бакчалары төрледән-төрле чәчәккә күмелә. Ә йорт эчендә һәрвакыт бәхет һәм гаилә бөтенлеге хакимлек итә.

Фото – Шакировлар гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев