Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тойгелдедә булган янгында зыян күрүчечеләрнең авыл халкына рәхмәте

Бәла аяк астыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Районыбызда булган фаҗигале хәлләрдә күрше-тирә, таныш-белеш авыл халкы бер-беренә ярдәм итү - олы бәхет. Күптән түгел генә янгын куркынычы белән очрашкан Тойгелде авылы кешеләре - Клара һәм Рифан Мәгалимовлар ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтен белдерә:

"Янгын чыгып, ихатабызда сарайлар янды. Аны сүндерүдә янгын сүндерү бүлегенең дүрт "КамАЗ" автомобиле эшләде. Янгын сүндерүчеләргә, ярдәм иткән барлык авылдашларга, авыл яшьләренә, туганнарга чиксез рәхмәтлебез. Шулай ук мәчет картларының, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюповның, Марат Хәлимовның, үзенең техникасы белән эшләгән Мосавир Солтановның игелекләрен һич онытмабыз. Түбән Табын интернат-мәктәбе коллективы, директоры Илшат Хәбибуллинга шулай ук рәхмәтебезне җиткерәбез. Һәрбарчабызга имин тормыш насыйп булсын".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X