Товар өчен сатучы җавап бирә
Сатып алынган шәхси гигиена әйберләре, дарулар, парфюмерия-косметика, көнкүреш химиясе, көнкүреш җиһазлары, кыйммәтле бизәнү әйберләре, автомобильләр, корал, хайваннар һәм үсемлекләр, китаплар кире алыштырылмый. Мондый товарлар исемлеге РФ хөкүмәте карары белән расланган.
Кибетләр, сәүдә үзәкләре халык ихтыяҗын канәгатьләндерерлек товар, азык-төлек тәкъдим итүгә аеруча зур өстенлек бирә. Бу – көн дә кирәкле икмәк-булка эшләнмәләре, сөт ризыклары, көнкүреш товарлары, балалар өчен булган әйберләр. Сәүдә нокталарында бүген нинди вәзгыять? Хезмәт күрсәтүнең сыйфаты нинди? Шуны ачыклау өчен без район үзәкләрендәге кибетләргә рейд белән чыктык.
Зур сәүдә үзәгенә керүгә үк сатучы белән сатып алучы арасындагы низагка тап булдык. Сәбәбе дә бар: товарга куелган бәя, касса алдына килеп баскач, бөтенләй башка сумманы күрсәтә. Райондашыбыз, “200 сум“ дип бәя куелган бер тартма конфет өчен 400 сум түләргә тиеш икәнен белгәч, коелды да төште. Бу очракта сатып алучы үз хокукларын белсә, товарда күрсәтелгән бәяне генә түләргә тиешлеген аңлар иде. Товарның хакы үзгәргәнгә сатып алучы түгел, сатучы җавап бирә! Һәм аерманы нәкъ менә сатучы үз кесәсеннән түләргә тиеш.
– Безгә күпчелек өлкәннәр килә. Узган ел 187 кеше кабул иттек. Сыйфатсыз яисә үлчәме туры килмәгән товарны кире кайтару буенча 20 претензия рәсмиләштерелде. Сатучыларның тупаслыгына кагылышлы шикаятьләрнең булганы юк, – ди ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органының контроль-инспекция бүлеге өлкән белгече Елизавета Низамова.
Халык беренче чиратта сәламәтлек өчен зыянсыз булган сыйфатлы товарларга өстенлек бирә. Товарның җитештерү һәм саклану вакытын энәсеннән җебенә кадәр тикшергән сатып алучылар һәр кибеттә диярлек очрый.
– Куллану вакыты чыккан товарларга юлыкканым юк. Азык-төлекне нигездә эре сәүдә үзәкләреннән алырга тырышабыз. Чөнки аларда товарның сыйфатын, куллану вакытын даими тикшереп торалар. Хәйләкәррәк сатучылар куллану вакыты чыгарга санаулы вакыт калган азык-төлекне прилавканың алдынарак күчерә. Кибетләрдә натураль продуктлар да сатылсын иде. Куллану вакыты әллә ничә айга яраклы булган сөт ризыкларында, каймакта күпме химия барлыгын берәү дә белми, – ди райондашыбыз Виктор Новиков.
Елизавета Низамова кулланучы белән сатучы арасында килеп туган аңлашылмаучылыкка бәйле мәгълүматларның теркәлеп баруын әйтә. Ел башыннан язмача – 4, телдән 30 мөрәҗәгать кергән.
– Безнең бүлек күпфункцияле үзәктә урнашкан. Дәгъваларны тутырырга һәм рәсми рәвештә мөрәҗәгать итү өчен кирәкле документларны әзерләргә ярдәм итәбез. Әгәр товар үлчәме, төсе, фасоны буенча туры килмәсә, кулланучы аны сатып алганнан соң 14 көн эчендә шундый ук әйбергә алыштырырга хокуклы, – ди Елизавета Низамова.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев