Реклама
Яңалыклар
Торыр җирең бармы?
Совет чорында торакны бушка биргәннәр. Эшкә урнашкан белгеч башта “коммуналка”да – бүлмә, соңрак фатир алган. Хәзер заманалар башка шул: фатир алу түгел, эш табу да авыр. Шулай да тораклы булу өчен мөмкинлекләр бар. Моның өчен беренче чиратта даими эш урыны булу мөһим.
Тораклы булу, үз куышың булдыру – һәркемнең якты хыялыдыр, мөгаен. Тик йорт төзер яки фатир алыр өчен финанс средстволары да кирәк бит.
Совет чорында торакны бушка биргәннәр. Эшкә урнашкан белгеч башта “коммуналка”да – бүлмә, соңрак фатир алган. Хәзер заманалар башка шул: фатир алу түгел, эш табу да авыр. Шулай да тораклы булу өчен мөмкинлекләр бар. Моның өчен беренче чиратта даими эш урыны булу мөһим.
– Хөкүмәт ярдәме белән фатир алу өчен бюджет оешмасында эшләү кирәк. Ә бюджет оешмасында әллә ни зур акчалар түләмиләр. Шулай булгач, бер генә банк та, ышанып, кредит бирмәячәк. Шәхси эшмәкәргә эшләүчегә дәүләт ярдәме каралмаган. Минем кызым авыл хуҗалыгында эшли, тормыш иптәше җитештерү компаниясендә хезмәт куя. Икең дә эшләгәндә генә торак өчен вакытында түләп барырга мөмкин. Тик ипотеканы мин кабалага тиңлим: ашау-эчү, кием-салым алу, ял итүләр кысыла. Бер генә елга да түгел! Шулай да ахыры сөенечле – олыгайган көнеңдә үз куышың була, – ди Мөслимдә гомер итүче Сәлимә Фазлыева.
Бүгенге көндә район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә торакка дәгъва итүче 130 кеше исәптә тора. Шуларның 43е – сәламәтлекләре чикле кешеләр, 46сы – хәрби хәрәкәт ветераннары. 130 кеше арасында күпбалалы 9 гаилә, авыл хуҗалыгы яисә социаль сферада хезмәт куючы 32 райондашыбыз да бар.
– ТР Торак кодексына үзгәрешләр кертелгәннән соң, аерым категория гражданнар гына дәүләт программалары нигезендә торак шартларын яхшырта ала. Алар – әти-әнисе булмаган ятимнәр, яшь гаиләләр, сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннары, биш һәм аннан күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр, чернобыльчеләр, мәҗбүри күченеп һәм Ерак Төньяктан кайтучылар, – ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Айсылу Харисова.
Узган ел күпбалалы ике гаиләгә фатир алу өчен дәүләттән субсидияләр кайткан. Быел сәламәтлеге чикле тагын бер райондашыбыз фатирлы булган. Шушы көннәрдә тагын бер күпбалалы гаиләгә субсидия кайтып җитәргә тиеш икән.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына үзгәрешләр керде. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы кысаларында кире кайтарылмый торган субсидия алу өчен яшь чикләре бетерелде. Хәзер “35 яшем тулды, программадан төшеп калдым” дип куркасы юк. Хөкүмәт программасына керү өчен, беренче чиратта, бюджет оешмасында хезмәт кую һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу шарт. Чиратка басканчы, иң әүвәл гаиләнең торакка мохтаҗлыгы тикшерелә. Торакка мохтаҗ булу өчен гаиләнең һәр кешесенә туры килгән торак мәйданы 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Элек бу программа “Яшь гаиләләрне, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү программасы” дип атала иде.
– Торак дәгъва итеп, берничә ел чиратта торучылар бар. Барысы да дәүләттән бирелүче финанс средстволарына бәйле. Программаларның ел саен яңартылуын да әйтергә кирәк. Шул ук вакытта өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә өстенлек бирелә. Мондый гаиләләр чиратка басканда субсидия тизрәк раслана. Субсидия гаиләдәге кеше санына, төгәлрәге, аларның һәркайсына тиешле мәйданга карап бүленә. Хөкүмәттән ярдәм йорт төзеп бетерер өчен бирелә. Тик гаиләдән бер кешенең авыл хужалыгында яки бюджет оешмасында эшләве шарт. Чиратка басу өчен йорт төзелеше 30 процентка башкарылган, ягъни фундамент һәм стена күтәрелә башлаган булырга тиеш. Субсидия кайтканнан соң алты ай эчендә йорт, төзеп бетерелеп, рәсмиләштерелеп, кулланылышка тапшырылырга тиеш, – ди Айсылу Харисова.
Республикада “Социаль ипотека” программасы да гамәлдә. Районда әлеге программа буенча торакка дәгъва итүчеләр юк. Әллә белеп бетермиләр, әллә башка сәбәпләре бар. Әлеге программа буенча Мөслимнең Колхоз урамында (“Карлыгач” балалар бакчасы янында) күпфатирлы йорт төзелә. Бер бүлмәле фатирларның хуҗалары да бар инде. “Ике бүлмәле фатирларның да берничәсе генә калды”, ди ТР торак фонды белгечләре. Социаль ипотеканың еллык процент ставкасы бүген 7 процент тәшкил итә. “Социаль ипотека” программасы буенча фатир алырга теләүченең бюджет оешмасында эшләве шарт. Гаилә торак өчен түләргә сәләтле, тормыш иптәшенең дә эш урыны булу мәҗбүри. Әлеге программа буенча дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән, ут, су, газ кергән әзер йорт яки фатир тәкъдим ителә. Исәпкә басканнан соң гаиләдә туган һәрбер бала өчен торак бәясеннән 200 мең сум акча чигерелә. Торакка түләү өчен ана капиталын да кулланырга мөмкин.
Шунысын да онытмагыз – кеше үз гомерендә бары тик бер генә мәртәбә дәүләт программасыннан файдалана ала. Ир программадан файдаланган икән, хатыны да дәүләт программаларында катнашу хокукын югалта.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев