Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Тормыш гүзәл – аны сакла!» темасына мәгълүмати сәгать

19 ноябрьдә Район үзәкләштерелгән китапханәсе волонтёрлары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Тормыш гүзәл – аны сакла!» дигән файдалы мәгълүмат сәгате оештырдылар

Чара барышында китапханәчеләр Кашапова М.Р. һәм Магалимова Э.Д. наркоманияне профилактикалауның чаралары һәм әһәмияте, кеше организмына психотроп матдәләр йогынтысының нәтиҗәләре, наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы турында сөйләделәр. Өлкәннәр бик теләп әңгәмәгә кушылды, әлеге проблемага үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Чара азагында волонтерлар «Наркотикларсыз тормыш» темасына багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.

Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев