Торфчы кыз Сәлимә
Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән Сәлимә Вәлиева хатирәләрен яңарта.
1937 елда Үрәзмәт авылында туганмын. Әткәйне сугышка алып киткәннәрен хәтерлим. Әнкәй җитәкләп алып барды. Мин 3 яшьтә 8 айлык булып калганмын. Фронтка китүчеләр Әмәкәй ягыннан гармуннарда уйнап, җырлый-җырлый олау белән килделәр. Атларның бер башы – Бүләк авылы сыртында, бер башы авылга килеп җиткән иде. Әткәй киткәндә “Берүк малайны сакла!” дигән әнкәйгә. Нәзифә миннән дә бәләкәй, Мирзаканиф 8 айлык кына иде.
Авыр тормышлар башланды. Мин әзме-күпме әнкәйнең кул арасына керергә тырышкан булам. Без үскән саен әнкәй сөенә. Бәләкәй арба тартып, имәнлеккә утынга барам аның белән. Утын дигәне – чыбык-чабык. Аны кача-поса гына алып кайтыш. Тотылсаң, җавапка тарталар. Утын урынына салам яккан чаклар да күп булды. Анысын да сыртка салып, урлап кына алып кайтыш. Ашау ягы такы-токы. Язга чыккач кәлҗемә ашадык, кычыткан, балтырган ашы пешердек, кукы, кәҗә сакалы кимердек. Тавык, каз асрый алсаң, кышын әзрәк авызга ит тия иде.
Әнкәй басу эшенә йөргәндә, “әз булса да тамакларына эләкмәсме” дип, безне дә ияртә. Учында башак уып, бодай ашата. Әнкәй ашлыкны урып, көлтә бәйли. Җилләсен өчен өчәр көлтәне бергә бәйләп, бастырып бара. Аларны кибәнгә кую өчен ат белән ташыйлар. Чи көлтәләр кибәнгә куйгач, яна да торган иде. Ачлы-туклы хатыннар, норма тутырабыз дип, хәлдән тайганчы эшлиләр. Бригадир Канифә апа ял итәргә дә ирек бирми, “давайлап” кына тора.
Берсендә шулай әнкәйләр Чытырбүләк басуында урак ура. Бару белән Сара түткәйгә (Латыйпова) ботка пешерергә куштылар. Унлап хатын, һәрберсе бодай уып биреп, учакта ярты чиләк бодай боткасы пешерә Сара түткәй. (Ул арада хатыннар бергәләп Сара түткәйнең алдын да ура торалар). Шул чакта авыл яклап берничә атлының килгәнен күреп, чиләк белән боткасын яшереп куйган. Идарәдәгеләр аны-моны сизмәде. Алар китүгә хатыннар чиләк белән ботканы эзли башлады. Юк кына бит. Сара түткәй мескен куркуыннан кая яшергәнен оныткан булып чыкты. Көчкә таптылар. Аннары яшь аралаш көлешә-көлешә ашадык бодай боткасын. Әнә шулай бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр иген басуында бил бөгеп тә, бер кашык ботка ашарга да куркып торды әнкәйләр. Чоры шундый иде.
Әле дә хәтердә: мәктәптә укыганда ярдәм фондыннан ал төстәге бик матур бумазый күлмәк бирделәр. Өс бөтәйсә дә тамак ач бит – басуга башакка киттем. Кесәләремне тутырганны көткән генә диярсең, басу каравылчысының малае килеп тә чыкты, мине куып та китте. Үзебезнең ындыр артына – мәчет тыкрыгына кайтып җитүгә куып тотты бу. Төртеп капландырды да башакларымны җиргә чәчте. И ул чактагы елауларым! Читтән килгән вәкил шулай кыланса, ул кадәр авыр да булмас иде. Үз авылыңның, синең кебек үк кешеләре халыкның җелегенә үтте бит.
Әнкәй кышын фермада каравылда тора иде. Ул өйдә юкта ничекләр үткәргәнбездер озын төннәрне?! Эшләгән өчен әнкәйгә икмәкне килолап кына бирәләр. Берсендә икмәк алырга чират торабыз. Ул елда 56 кило ашлык алдык. “О-о-о, Нурлыхатыйма, бигрәк күп эләкте сиңа!” дип шаккаткан иде чиратта торучы апалар. Әкренләп икмәк дигәннәрен арттыра башладылар. Барыбер, авыз тутырып ипи ашау тиз генә эләкмәде әле...
Мәктәпкә 1945 елда кердем. Язу карасын эт шомыртын кайнатып ясый идек. Перо дигәнен каләм кебек тәпәчкә саплый идек. 5-6 классларда укыганда китаплар чыга башлады. Ул вакытта балалар күп – класс саен 25-30ар бала. Параллель класслар да бар. Җиде класс укыганнан соң, Казанга тегүчеләр артеленә җибәрмәкчеләр иде дә, “сагынырмын” дип, бармый калдым.
Сугыштан соңгы елларда, илне ягулык белән тәэмин итү өчен, кияүгә чыкмаган кызларны Горький ягына торфка җибәрү бар иде. Әз булса да өс-башымны карармын дип, мин дә китәргә булдым. Авылдаш кызлар белән Горький өлкәсенең Балахна районына өч ел рәттән бардык торфка. Апрель ахырында китеп, ноябрь башларына кайта идек. Торф чыгару җиңел эш түгел. Торф шакмаклары чи вакытта бигрәк авыр була иде. Иртә таңнан алып, кояш баеганчы эшләтәләр. Хәлдән тайганчы эшләдек, норманы арттырып үтәдек. Кайтканда кием-салым, әнкәйләргә бүләк-күчтәнәч ала идек.
Торфтан кайткач, Рәҗәп исемле тракторчыга ярдәмче итеп беркеттеләр. Смена куганда төнлә дә эшләргә туры килде. Трактор бригадиры Мирзафатыйх абый Шәрхемуллин: “Ай, бу баланың эшләгәнен Мәскәү кызларына күрсәтергә! Икмәкнең кайда, ничек үскәнен белерләр иде!” – дигән. Аннан сыер саварга куйдылар. Әйбәт эшләгәнгә тегү машинасы бирделәр. Колхозда төрле эшләрдә йөрдем, ат та җиктем, эскерт- эскерт салам өюләр, трактор белән саламга йөрүләр, борчак чабулар – берсе дә калмады. Бер елны өч гектар борчак чаптым. Ферма малына тегермән тартканда көнгә 30ар центнер ашлыкны амбарда бер үлчисең, тегермәнгә алып баргач, тагын үлчәү аша үткәрәсең, тартканнан соң өченче катка үлчисең. Гәүдә дә чандыр гына бит әле. Каян килгән диген син шулкадәр көч?! Хәлдән тайсак та, күңелле яшәдек, юкка да сөенә идек.
Сәлимә Вәлиева.
Үрәзмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев