“Тоннель” операциясе узды
Машина тәрәзләрен тонировкаланган шоферлар саны да арткан.
Мөслимдә чираттагы “Тоннель” операциясе узды. Автотранспорт чараларын массакүләм тикшерү барышында барлыгы 48 җиңел һәм йөк машиналары тикшерелде. Рейд вакытында исерткеч эчемлек эчкән килеш транспорт белән идарә иткән бер райондашыбыз тоткарланды. Иминлек каешын эләктермәгән – өч, балаларын махсус утыргычка утыртмаган – өч, тизлекне арттырган биш шоферга административ беркетмә төзелгән. “Машина тәрәзләрен тонировкаланган шоферлар саны да артты. Рейд вакытында тонировкалы ике машинаны туктаттык. Кара пленкалар урында салдырылып, шоферларга админстратив беркетмәләр төзелде”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев