Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төнге тынлыкта шәмнәр яна

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн билгеләп үтелә.

Бу көнне Россия халкы 1941- 1945 елгы Бөек Ватан сугышында гомерләрен аямыйча туган илен саклаган һәм корбан булган ватан­дашларын искә ала.

Бу көнне дәүләт флаглары төшерелә, мәдәният учреждениеләрендә, телеви­дение-радиода көн дәвамында күңел ачу чаралары һәм тапшырулары бул­мый. Бөек Ватан сугышы бешлануга 80 ел тулуга тәгаенланган “Хәтер шәме” бөтенроссия акциясе быел 15-22 июнь көннәрендә онлайн форматта узачак. Гражданнар, деньпамяти.рф сайтын­да виртуаль шәм кабызып, акциягә ку­шыла ала. Бөек Ватан сугышында 27 миллионнан артык совет гражданы һәлак булды. Безнең бурыч – аларның һәрберсен искә алу, арабызда яшәүче ветераннарга кулдан килгәнчә ярдәм итү.

Акциянең социаль мөһим нәтиҗәсе – Бөек Ватан сугышы ветераннары­на адреслы ярдәм күрсәтү. Бер вир­туаль шәм – бер сум. Акциянең опе­раторы буларак, “Память поколений” хәйрия фонды кабызылган шәмнәр са­нынча ветераннарга махсус медицина ярдәме күрсәтү өчен акчалата сред­стволар бүлеп бирәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераны Вла­димир Алексеевич Берчиков сугыш башланган көннәрне искә ала: ”Мин 8нче махсус Ленинград артиллерия мәктәбендә укый идем. Һәм сугыш башлануы турында хәбәр иттеләр. Без военкоматка киттек һәм халык опол­чениесе армиясенә язылдык. 18 июль көнне иртәнге 4 сәгатьтә Нева лавра­сыннан җәяүләп чыктык. Безгә корал тапшырырлар дип көткән идек. Ә безгә өч кешегә бер винтовка, унлап патрон, икешәр граната һәм яндыра торган катнашмалы ике-өч шешә бирделәр. Чөнки корал юк иде. Куркуымны хәтерләмим. Икенче хис биләп алган иде: син монда, бу – синеке, синең баш­ка бернәрсәң дә юк. Без кадровый, да­ими немец армиясенә каршы тордык, бу армия дөньяда иң көчлесе иде. Һәм без аны җиңдек. Моның белән горур­ланырга кирәк!”

“Память поколений” хәйрия фон­ды – Хәрби хәрәкәтләр ветеранна­рына адреслы югары технология­ле ярдәм күрсәтү буенча яңа хәйрия традицияләрен формалаштыручы Россиядә бердәнбер коммерцияле бул­маган оешма. Фондка 2015нче елның 22 июнендә нигез салынган. Шул ва­кыттан ул 15 меңнән артык ветеранга 1,7 млрд сум ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев