Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәнгә шифа алып...

Үз ихатасы белән яшәүчеләргә мунча керү проблема булмаса да, күпфатирлы йорттагылар өчен ул – олы куанычтыр, мөгаен. “Каен себеркесе белән рәхәтләнеп чабындым әле” дигән сүзләргә кызыгучыларны да, Мөслимдә яшәүче Флүрә апа Дәүләтшинаның “мунча” дип күпләрнең җелеген суыруын да аңламый идем. “Мунча кирәк” дип йөри торгач, 2016 елның августында районыбызда җәмәгать мунчасы эшли башлады. Аның сафка басуына бигрәк тә өлкәннәр сөенде.  

– “Ачның хәлен тук белми” дигән кебек, мунчалы кеше мунчасызны аңламас. Аллага шөкер, фатирларыбызда салкын су да, җылы су да бар. Ләкин душта юыну мунча керү түгел инде ул. Пандемия башлангач, җәмәгать мунчасы ябылып торган иде. Әле менә тагын юыну мөмкинлеге туды. Өлкәннәр ункөнлегендә безнең кебек олы яшьтәгеләр түләүсез керә. Бик рәхмәтлебез. Бу мунча озын гомерле булсын иде берүк! – ди Мөслимдә яшәүче Сафия Гайнетдинова.
Хезмәт күрсәтүдә ташламалар да каралган. Өлкәннәр декадасында һәм инвалидлар декадасында хезмәт бушлай күрсәтелә. “Мунчага спиртлы эчемлекләр алып килү тыела”, – ди администратор Илгизәр Җәләлова. 
– Җәмәгать мунчасының, үз-үзен аклап, озак эшләвен тели райондашларыбыз. Кеше күп йөри. Хәзер бит район үзәгендә халык шәһәрчә тормыш белән яшәргә күнегеп килә. Кайберәүләр өйдә мунча ягып керүгә караганда, җәмәгать мунчасы очсызга чыга ди. Утынын, суын, утын, мунчаны ягудан башлап томалаганга кадәр карап-күзәтеп торуны исәпләсәң, бу шулайдыр да, – ди Илгизәр апа.
Бу җәйдә Флүрә Дәүләтшина мунча территориясендә яшелләндерү эшләре алып барган. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесеннән ике тартма чәчәк үсентеләре алып килеп, аларны тәрбияләп үстергән. Җирлегебездә шулай булганны саклап, кадерләп яшәүчеләрнең булуы – сөенечле хәл. 
– Без иптәшем белән “Флүрә мунчасына барабыз” дип киләбез монда. Ишекне ачу белән “Флүрә” дип, рамга язып куелган язуны күреп, елмаеп эчкә үтәбез, – ди Альмира апа.
Хактан да, мунчаның төзелүенә Флүрә апа сәбәпче бит!
– Мунча булсын дип, 13 ел көрәштем. 30ар кешегә кул куйдырдып, Президентка, премьер-министрга хатлар юллый идем, бер файдасы булмады. Мөслимгә Рамил Муллин килгәч, янына бер генә кердем, үтенечемне аяк астына салып таптамады. “Укыган догаларың кабул булды, Флүрә апа! Президенттан акча килде”, – дип шалтыратып сөендерде. Мунчаның беренче таягын җиргә какканнан бирле, төзелеш барган вакытта җиде ай буе төзүчеләр яныннан китмәдем. Сарман, Яр Чаллы, Мөслим халкы эшләде мунча төзелешендә. Марат Гыйльметдинов җитәкчелегендәге “Бәрәкәт” оешмасы эшне матур итеп башкарып чыкты, – дип сөенә Флүрә апа. 
Мунчада көненә 10-15 кеше юына. Парлану бүлмәләре киң, иркен, юыну бүлмәсе, душы, бәдрәфе бар. Һәр атнаның якшәмбе көнендә – ирләр, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә көннәрендә хатын-кызлар юына. Дүшәмбе һәм сишәмбе – ял, чәршәмбе – санитар көн. Кил дә, тәнеңә шифа алып кит!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев