ТӘМЛЕТАМАК: КАЙНАТМАЛЫ БӨДРӘ ПИРОГ
Җырчы Айгөл Бариевадан кайнатмалы татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 200 г йомшарган атланмай, 2 йомырка, 250 г шикәр комы, 2 аш кашыгы каймак, 500 г он, 1 бал калагы сода.
Барлык ингредиентларны бергә болгатырга һәм камырны 15-20 минутка туңдыргычка куярга. Камырның яртысыннан күбесен угычтан уарга, майланган табага җәяргә, өстенә яраткан кайнатмагызны салырга һәм калган камырны өстенә уып бетерергә.
200 градуска кадәр кызган мичкә 20-25 минутка куярга.
МАТЕРИАЛ: http://intertat.tatar/ash-su/kudryash/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев