Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Фольгага төрелгән балык

Табиблар, атнага бер тапкыр булса да, балык ашарга киңәш итәләр. Шуны истә тотып, без дә сезне балыктан бик тәмле ризык пешерергә өйрәтәбез. Бүген безнең "аш-су бүлмәсе" хуҗасы - Гөлнара Хатбуллина.

- Минем сезгә гаиләм яраткан ризык рецептын тәкъдим итәсем килә, - ди Гөлнара. - Бу тәмле ризыкны әзерләү өчен үзегезнең күңелегезгә хуш килгән эре балык кирәк һәм тагын түбәндә саналган ингридиентларны әзерлибез: 700 г балык, үсемлек мае, суган, кишер, 100 г сыр, ярты лимон, томат пастасы, тоз, борыч һәм үзегез яраткан тәмләткечләр. Балыкны юып чистартканнан соң, эчен алырга, башын, канатларын кисәргә һәм эре кисәкләргә турарга. Һәрбер кисәкне тозларга, борыч һәм тәмләткечләр сибәргә. Аерым табада суган, кишер һәм томат пастасын кыздырып алырга. Кисәкләрне фольгага аерым төрәчәкбез. Майланган фольгага балык, аның өстенә кыздырылган суган белән кишер салабыз, кыргычтан чыгарылган сыр һәм лимон согын сибәбез. Фольганы төреп, кисәкләрне уңайлы савытка тезәбез дә, духовкада (180-200 градуста) 20 минут тотабыз. Аннан соң фольганы ачып, тагын 5-10 минут өсте килгәнче пешерәбез. Лимон согы балык ризыкларына бик туры килә, ул балыкның исен бетерә һәм ризыкка әчкелтем тәм биреп тора.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото -Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X